Алабуга нуры

Бүген Вәлиулла Якупов үле килеш табылган

Бүген иртәнге сәгать унда Казанның Совет районында урнашкан Заря урамында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов үз машинасында үле килеш табылган.

"Вәлиулла Якуповка йорт подъездында атканнар. Җинаять урынында 6 гильза табылды", - дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.

Вәлиулла Якупов машинасына кадәр барып җиткән һәм шунда вафат булган. Элегрәк ул мөфти урынбасары вазыйфасын башкарды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим