Һәр авылда шундый йорт булсын
Хлыстово авылында яңа балалар бакчасы ачылды.
Район башлыгы Геннадий Емельянов йөкләмәсе буенча ачылган бу мәктәпкәчә учреждениедә яшь ярымнан җиде яшькәчә балалар тәрбияләнәчәк. Бакчадагы урыннар 35 балага исәпләнгән. Бирегә Хлыстово һәм Олы Качка авылы сабыйларын кабул итәчәкләр. Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп капиталь төзекләндерелгән бер зур бинада урнашкан. Яңа бакчаны ачу тантанасында Алабуга муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Валерий Чершинцев, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Людмила Рыбакова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ривал Зарипов һәм башкалар катнашты. Хакимият вәкилләре авыл халкын һәм балаларны әлеге әһәмиятле һәм куанычлы вакыйга белән котлады, бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм тантанасын балалар бакчасы мөдире Алсу Галимова дәвам итте. Елена Голованова әти-әниләр исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде, ә сабыйлар үзләренең теләкләрен шигырь юллары аша бүләк итте. Балаларның самими чыгышларында өлкәннәргә рәхмәт сүзләре һәм һәр авылда шундый йорт барлыкка килсен иде дигән теләк яңгырады.
Тасма кисү хокукы Валерий Чершинцев һәм Алсу Галимовага тапшырылды. Олыларның тантанасында озак торып арыган балалар шунда ук бүлмәләр буйлап таралды һәм уенчыклары белән кызыксына башлады. Алар яңа мохит белән танышкан арада ата-аналар Валерий Чершинцев, Людмила Рыбакова һәм Ривал Зариповка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.
Мәүлидә СИРАЕВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев