“Бәллүр каләм” илһам бирер...
Узган атнада шәһәр мәдәният сараенда шәһәр-районның рәсми газеталары "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарына багышланган тантана үтте. Анда шәһәр предприятиеләре, оешма җитәкчеләре, укучылар, студентлар һәм зыялылар катнашты.
Бәйрәм башланыр алдыннан газеталарга язылырга, истәлеккә рәсемгә төшәргә була иде.
Бәйрәм итү өчен ниндидер сәбәп тә кирәк. Ә быел газеталар коллективы өчен сөенечле вакыйгалар җитәрлек булды: беренчедән, республика матбугаты көне уңаеннан "Новая Кама" газетасы республика газеталары арасында җиңү яулап, журналистлык осталыгы конкурсының төп бүләге - "Бәллүр каләм" бүләгенә лаек булды. Икенчедән, шәһәр-районда татар телендә нәшер ителә торган"Алабуга нуры" газетасының дөнья күрүенә 21 ел тулды. Киләсе елда исә газеталар тарихи даталарын - 95 еллыкларын билгеләп үтәчәк.
"Татмедиа" ААҖ филиалы директоры, газетаның баш мөхәррире Гөлшат Муллагалиева әйтмешли, "Бәллүр каләм" ул - редакциядәге һәр хезмәткәр хезмәтен тану, аны бәяләү дигән сүз. Зал тутырып утырган тамашачы да яраткан газеталары ирешкән уңышка куанып, аның киләчәгенә, тагын да югарырак уңышларга ирешәсенә ышаныч белдереп, уртак сөенечебезне бүлешергә дип килгән иде.
Газета заман белән бергә атларга тырыша: бүген газеталарыбызның электрон сайты булу - әнә шул турыда сөйли. Аларның вакытында тутырылып баруына күпләр куана, чөнки һәр яңалык, һәр вакыйга нәкъ менә шунда урын ала. "Алабуга нуры" газетасының электрон вариантын алып баручы Фәридә Әскарова, редакциядә әле чагыштырмача аз вакыт эшләвенә карамастан, яңалыкларны укучыларыбызга вакытында җиткерү һәм аның кәгазь варианттан баерак булуы өчен күп тырышлык куя.
Тантанада газета коллективын Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән аппарат җитәкчесе Рәис Нәҗипов котлады:
-Газета коллективы аз санлы булуына карамастан, очсызлы материаллар һәм юк-бар сенсацияләр артыннан кумый. Без газетаның алга таба да нәтиҗәле эшләвен, җитешсезлекләрне тәнкыйтьләп, уңай мисалларны күреп, халкыбызга хезмәт итүен телибез. Коллективны зур җиңүе белән котлап, аларга сәламәтлек, уңышлар телибез.
Моннан соң ул редакция хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Әйтергә кирәк, аз санлы журналистлар һәркем мәнфәгатен чагылдырырга тырышса да, барлык таләпләрне канәгатьләндерә алмый. Шуны күздә тотып, коллектив үз янына актив алабугалыларны тупларга омтыла. Тантанада җыелган биш йөзгә якын әбүнәчеләр арасында штаттан тыш хәбәрчеләребез дә, үзләренең бай иҗат тәҗрибәләрен яшьләр белән уртаклашучы ветераннар да бар иде.
"Редакциядә 40 елга якын хезмәт куеп, "газета кухнясы"ның барлык этапларын үткән һәм баш редактор булып лаеклы ялга киткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зирәк Хәсән кызы Садыйкова, 30 елдан артык тәрҗемәче булып эшләгән хезмәт ветераны Роза Абдулла кызы Мөбарәкшина, Татарстан Язучылар союзы әгъзасы шагыйрь Гарәфи Әгъләмов яшь хезмәткәрләребез өчен үрнәк булып тора. Бәйрәм сәхнәсендә алар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады, бүләк тапшырылды.
Газетабызны кызыклы, укучыларыбыз күңеленә хуш килерлек итеп әзерләүдә штаттан тыш хәбәрчеләребез дә зур роль уйный. Коллектив зарисовкалар остасы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Фирдәвес Хуҗинга зур рәхмәтле. Бәйрәмдә аңа актив хезмәте өчен кесә телефоны тапшырылды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, табадан гына төшкән хикәяләре белән безне куандыручы педагогика фәннәре докторы, профессор Сания Гата кызы Исмәгыйлова, филология фәннәре кандидаты, телевизион конкурслар лауреаты Гүзәл Әдһәм кызы Шакирова, ТР Язучылар берлеге әгъзасы шагыйрә Гөлзадә Хаҗи кызы Әхтәмова бүген дә активлыклары белән башкаларны сокландыра. Без булдыра алган кадәр алар күңелен күрергә тырыштык, рәхмәт аларга.
Залда безнең белән бергә шатлыгыбызны уртаклашкан укытучыларга да без бик рәхмәтле. Алар ярдәме белән без үз укучыларыбызны булдырабыз, алар булышлыгы белән сезгә күп төрле яңалык җиткерәбез. Бүген без ирешкән уңышлар ару-талу белмәс элемтә бүлеге хезмәткәрләре һәм хат ташучыларның да уртак уңышы.
Газетабызны таратуда булышлык күрсәткән 16 оешма, предприятие җитәкчесенә "Алтын партнер" дигән Рәхмәт хаты тапшырылды. Хәзер алар газеталарга котлауларны ташламалы бәяләрдә бирә ала.
Бу көнне тантанага килгән тамашачыларны җырчы Диләрә Мироваева, Тәлгать Зарипов, "Орхидея", "Фиеста" бию коллективлары концерт номерлары белән шатландырды. Тамашачылар арасында призлар уйнатылды.
Шулай ук "Жозефина" модалар театры үзенең яңа коллекциясен тәкъдим итеп, залдагыларны куандырды. Кече яшьтәге балаларның сәхнәдә үзләрен тоту осталыгы, киемнәренең якты төсләргә, фантазиягә бай булуы һәркемне сокландырды.
Кыскасы, бәйрәмнән һәркем канәгать калды
Кояш Габиди
Наилә Баязитова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев