Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга җирле оешмасы үзенең 95 еллыгын билгеләп үтте

Хәзер бу җирле берләшмә Әгерҗе, Менделеев, Алабуга районнарында яшәүче 368 инвалидны берләштерә.

1928 елда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең бер ячейкасы гына булган оешма күзе начар күрүче инвалидларның хезмәтен һәм ялын оештыру белән шөгыльләнгән. Хәзер бу җирле берләшмә Әгерҗе, Менделеев, Алабуга районнарында яшәүче 368 инвалидны берләштерә. Аларның күбесе җәмгыять белән бергә зур юл узган, шушы оешмага үзләреннән өлеш керткән.

Юбилей көнендә җәмгыятьтә торучыларны Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов котлады:

— Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән, үземнән иҗтимагый әһәмиятле оешма үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Шулай ук «УкупрПласт» предприятиесе коллективына үз эшләренә тугрылык өчен рәхмәт. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга бүлегенең алга таба үсүен һәм чәчәк атуын телим.

Сукырлар җәмгыятенең Алабуга бүлеген 20 елдан артык инде Мөнип Гасыймов җитәкли.

— Безнең бүлек бер гасыр диярлек дус гаилә булып яши. Элекке генераль директорыбыз Николай Базаровка — иң җылы рәхмәт сүзләребез, ул 90ынчы авыр елларда предприятиене тотып кала алды һәм хәзер күрү буенча инвалидлар эш белән тәэмин ителгән. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Мидхәт улына ашамлык җыелмасы рәвешендә бүләкләре өчен зур рәхмәт, бизәгән һәм бүләк таратканы өчен башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшинга рәхмәтлебез, — диде Мөнип Исмәгыйль улы.

Җәмгыятьтә торучылар армреслинг, пауэрлифтинг, сукырлар өчен теннис, шашка һәм шахмат буенча шәһәр, республика, Россия күләмендәге һәм халыкара спорт ярышларында актив катнаша. Бәйрәм хөрмәтенә кайберәүләргә исемле күкрәк билгеләре тапшырдылар. Шуларның берсе — Петр Плеханов.

— Мин заводта Лаеш мәктәбен тәмамлауга, 1979 елда эшли башладым, 42 ел эшләдем, шул ук вакытта барлык төр спорт ярышларында һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучы мин. Хәзер пенсиядә. Безне онытмаулары куанычлы, — диде ул.

Мария Урсегова да лаеклы ялда, ул Менделеевскида яши, медаль белән бүләкләнгән булган: 

— Мин мөмкинлеге чикләнгән кешеләр арасында армрестлинг буенча спорт мастеры, Татарстан, Россия, Европа һәм Дөнья чемпионы. Биредә дуслар, аралашу күп, еллар узгач, моның кадере арта.

Әйтергә кирәк, клуб каршында төрле үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшли. Җирле талант ияләре фестиваль һәм конкурсларда катнаша, призлы урыннар яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев