Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Бу хезмәттә берәү дә очраклы түгел

Россиянең Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 10 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Аннан алдагы көндә шәһәрнең мәдәният сараенда зур концерт булган иде.

Өлкән иптәшләре хөрмәтенә, Мәдәният сараеның мәрмәр залында, Суворов хәрби училищесы курсантлары бәйрәмгә килүчеләрне тантаналы рәвештә каршы алды.

Бу көнне бәйрәмгә килүчеләрне районның яңа җитәкчесе Рөстәм Нуриев һәм Алабуга полиция бүлеге башлыгы Юрий Пономарев сәламләде.

– Урамнардагы тәртип һәм алабугалыларның тынычлыгы нәкъ менә бездән тора. Эшкә җаваплы мөнәсәбәт, гражданнарның проблемаларына игътибарлы булу белән генә аларның ышанычын яуларга мөмкин икәнен истән чыгармагыз, – диде Юрий Пономарев, кул астындагыларга мөрәҗәгать итеп.

Һөнәри бәйрәм хөрмәтенә илледән артык кеше, җәмәгать тәртибен саклауда һәм халыкның тынычлыгын саклауда намуслы хезмәте өчен, Рөстәм Нуриев һәм Юрий Пономарев кулыннан мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары алды. Алабуганың баш полициячесе райбашкарма комитеты җитәкчесеннән, тантана хөрмәтенә, квадракоптер сатып алуга 50 мең сумга сертификат алуга иреште.

Полиция хезмәткәрләре, Эчке эшләр бүлеге ветераннары һәм Суворов хәрби училищесы мөгаллимнәренә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында “гражданка”дан да кешеләр бар иде. Алабуга эчке эшләр бүлеге эшчәнлеген яктырткан өчен массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дә грамота һәм рәхмәт хатлары алды.

Полиция бүлеге башлыгының урынбасары Олег Камалюков әйтүенчә, эчке эшләр бүлеге кебек оешма белән җитәкчелек итү бер дә җиңел түгел.

  Күңелләре күтәренке булганда, алар тау җимерә, ләкин кайчагында уң аяктан тормасалар, безгә компромисс эзләргә дә туры килә. Ничек кенә булмасын, һәр эшнең үз кыенлыгы... Безнең хезмәткәрләр полиция хезмәтенә очраклы гына килмәгән, коллективыбыз оешкан. Эш гади түгел, заман яшьләрендә “мундир”га карата ихтирам җитеп бетми, дип саныйм. Без еш кына тупаслык һәм дорфалыкка очрыйбыз. Өлкән буын вәкилләре арасында полициягә булышучылар барлыгы куандыра. Мәсәлән, Мальцевода 300 мең сумлык зыян салу белән килеп чыккан соңгы караклык очрагын ачуда безгә шунда яшәүчеләр ярдәм итте.

Ринат Зиннәтуллинполиция участогының вәкаләтле вәкиле, 2015 елдан полиция хезмәтендә. Эш баскычын Бөгелмәдә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор булып башлаган, күптән түгел генә Алабугага участковый булып күчкән.

 – Аңа кадәр мин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структурасында Түбән Камада эшләгән идем. Хәзер туган як тартты, мин үзем Алабуга районында тудым, үз шәһәремне яратам. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы – шулай ук көч структурасы, шуңа күрә эшчәнлекне алыштыру минем өчен җиңел үтте. Полиция эшенә килгәндә, миңа яшь хокук бозучылар белән эшләве ошый, бу күпкә кызыклырак. Үсеп килүче буынны ничек тәрбияләсәк, киләчәгебез шундый булачак.

Эчке эшләр бүлеге ветераны Ирина Седунова сөйләвенчә, полициядә очраклы кешеләр күп түгел. Ул кадрлар бүлегендә 20 ел эшләгән. Состав туплауда кыенлыклар һәрвакыт булган. Әмма алар таләпләрнең катгыйлыгына бәйле.

– Иң мөһиме, органнарга эшкә килүче кешедә киләчәктә милиционерны күреп алу. Вакытлар үткәч, мин тышкы кыяфәтеннән үк кешенең үз һөнәрен сайлауда хаталанамы юкмы икәнен аерырга өйрәндем. Һәркем үз һөнәрен бер мәртәбә егермеләп елга сайларга тиеш. Полиция хезмәткәре өчен иң әһәмиятлесе – ныклык һәм акыл. Онытмагыз, карьера ясауда барыннан да элек баш һәм коллективта эшли белү кирәк.

 2019 елның тугыз аенда район территориясендә 700гә якын җинаять кылынган. Былтыргыга караганда 12 процентка артык. Җинаятьчелек дәрәҗәсе, 10 мең кешегә исәпләгәндә, 81,6 җинаять, бу республика буенча уртача күрсәткечтән түбән (Татарстанда ул 10 мең кешегә 96,4 җинаятькә тигез – автор иск.). Үткән ел йомгакларына караганда, барлык төр җинаятьләрнең 450дән артыгы ачыкланган. Тулаем нәтиҗә 67 процент тәшкил итә. Алабуга полиция бүлеге эшенең нәтиҗәлелеге 94,4 процент – беренче категориядәге тугыз бүлек арасында өченче урын. 

Әйтергә кирәк, бу көнне Эчке эшләр бүлегенең һәлак булган хезмәткәрләренең аналарын, тол хатыннарын, балаларын да онытмадылар. Нурислам Хуҗин, Вячеслав Курылев, Алексей Остальцев һәм Юрий Кузьминнарның исемнәре Хәтер китабына язылган. Рөстәм Нуриев һәм Юрий Пономарев аларның гаилә кешеләренә чәчәкләр тапшырды һәм безнең тыныч тормышыбыз өчен иң югары бәһа белән түләде, дип белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев