Алабуга нуры

Чирек гасырлык тарих

2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге чарада дөньяның - 41 иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән мең делегат катнашачак.

Чирек гасыр элек - 1992 елның 19-21 июнендә Казанда Беренче Бөтендөнья татар конгрессы үтте. Икенче Бөтендөнья татар конгрессы ХХI гасыр бусагасына аяк басарга әзерлек чорында уздырыла. Татар дөньясының, татар халкының рухи үзгәреш кичергән чоры. Замана көндәлек прогрессив үзгәрешләр кичерә, яңа технологияләр ут тизлегедәй тормыш әйләнешенә керә бара. Республиканы һәм татарларны чит илләрдә әкренләп таный башлаган вакытлар. Әйе, беренче съездның максаты татар халкын барлау, уяту, бер-берсе белән танышып, багланышларны ныгыту, рухи бердәмлекне раслау булса, икенчесендә, әлбәттә, киләчәккә бару юлларын билгеләү, Татарстанның дәүләтчелеген саклап калу һәм аны үстерү күздә тотылган. Шул рәвешле, соңгы дистә елларда Бөтендөнья Татар конгрессы татар тормышында үтә дәрәҗәдә әһәмиятле роль уйный. Быелгы VI съездның темасы - татар теле. Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы шушы тарихи датаны сәбәп итеп, татар конгрессының 25 еллык тарихына багышлап, үзендә саклана торган күп санлы документлардан күргәзмә оештырган. Башкалабыз Казанга 5 көнгә сузыла торган Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтаена Алабугадан район башлыгы Геннадий Емельянов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Алабуга җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлсинә Габдрахманова һәм "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова бара.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Алабуга җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлсинә Габдрахманова:

- Бирегә бөтен дөньядан татарлар җыела. Быелгы конгресс татар теленә багышлана, минемчә, бу бик тә кирәкле тема, чөнки татар теле онытыла башлады. Мине мәктәпләрдә, хәтта татар гимназияләрендә дә укыту рус телендә булуы борчый. Съездда Мәскәү галиме үз чыгышында кешенең белемне туган телендә алырга тиешлеген галимнәр тарафыннан исбатланганны әйтте. Дөрестән дә, үз телеңдә алган мәгълүмәт җиңелрәк үзләштерелә. Миңа татар көйләре, татар җырлары якын, ул күңелдә. Безне табигать шулай яраткан бит, һәр халыкның үз теле. Рус телен яхшы белсәк тә, безгә үз телебездә аралашу рәхәт. Мине сөендергәне шул: 1 сентябрьдән балалар бакчасында да, мәктәпләрдә дә татар телендә укыту 50 процентка әйләнәчәк, гимназияләрдә белем бирү татар телендә булачак. Проблемалар җитәрлек, мәсәлән, шәһәрдә Габдулла Тукайга куелган һәйкәл яны ахыргача төзекләндерелмәү җанга тия. Аны карап тоту исә үзебездән тора.

"Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының Алабугадагы бүлеге җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова:

- Мин әлеге съездга беренче тапкыр барам. Конгресстан яңа танышулар көтәм, күп ил һәм төбәкләрдән киләләр бит инде, үз татар халкы өчен янып йөрүчеләр белән очрашып, аралашасым килә. Бик дулкынланам, чөнки без Алабуга районыннан Гөлсинә Гайфиевна белән икәү генә вәкил булып барабыз. Каты яңгыраса да, Алабуга ул урыс шәһәре, һәм татар теле, татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре проблема булып тора, аларны белмиләр. Шуңа күрә мин күбрәк балалар белән эшлим, әле өлкән яшьтәгеләр аз булса да татар телен, әби-бабаларыбыздан калган йолаларны белә. Хәзер чиста татар никахлары да юк диярлек, катнаш никахлар күбәйде. Бу үсеп килүче буынның милли үзаңы үсмәүдән килә. Без шушы проблемалар өстендә эшлибез, ләкин без генә аны үзгәртер хәлдә түгел, берләшергә кирәк. Төрле акцияләр, мәсәлән, өченче ел "Мин татарча сөйләшәм"не үткәрәбез, ләкин бу диңгездәге тамчыга тиң. Кызлар белән милли кухня түгәрәге ачып, аларны татар халык ризыкларын пешешергә өйрәтәсем килә, мәсәлән кул токмачы кисү, аны эшли белүчеләр аз, хәтта өчпочмакны да урыс халык ашы дип йөрүчеләр бар. Бирнә - тагын бер аерым мәсьәлә, Алабугада аны җыючы юк дисәм дә, ялгыш булмас. Ә менә татар авылларында бу йола сакланып килә әле. Элекке кебек, йоласына туры китереп, сандыклар белән баралар кияүгә, ә бездә ул юк. Купшы итеп, йоласына туры китереп никах үткәрү өчен, балага исем куштырганда, миңа мөрәҗәгать итә алалар. Гомумән, кызлар, хатын-кызлар, әбиләрне безгә чакырам, шәл бәйләп, йолаларны искә төшереп утырыр идек, гореф-гадәтләр һәм йолаларны чагылдырган кичәләр уздырыр идек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: