Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Данис Зарипов Алабуга районына Гагарин кубогын алып килде

Дөм-Дөм авылында хоккей буенча өч тапкыр дөнья чемпионы булган Россиянең атказанган спорт остасы Данис Зарипов булды.

Бу атаклы спортчының Дөм-Дөмгә беренче килүе түгел – авыл аңа бала чактан кадерле. Монда хоккейчы үз каникулларын үткәргән, балык тотарга һәм хоккей уйнарга яраткан.

Хәзер ул җанатарларының шатлыгына ел саен Алабуга районнына кунакка кайта. Данис Зариповның килүен ишеткән фанатлар Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск районы һәм башка шәһәрләрдән җыелды. Алар барысы яраткан спортчыны түземсезлек белән көтеп алды. Хоккей йолдызы илебезнең хоккей трофее – Гагарин кубогын алып килде. Билгеләп үтик, Зарипов – кубокка бердән-бер биш тапкыр ия булган хоккейчы.

Бүген бездә зур спорт бәйрәме – безгә Россия хоккее лидерларының берсе килде. Безнең район өчен бу бик зур дәрәҗә. Район башлыгы Геннадий Емельянов аңа рәхмәт сүзләре һәм игелекле теләкләр тапшырырга сорады. Бүген безнең алда булган Гагарин кубкы Данис Зарипов тырышлыгы аркасында Алабуга җиренә өченче тапкыр кайтты. Без командага аның ничек эләккәнен күрдек, һәм ул яхшы Татарстан хоккеен күрсәтте, шуңа күрә бүгенге көн – бөек һәм халык хоккейчысын күреп була торган бәйрәм, – дип сәламләде райбашкарма башлыгынның вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев