Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Ерак араларны үтеп

Алабугада заманча ХII Халыкара арт-симпозиум эшли башлады. Ул халык гореф-гадәтләренә багышланган. Чара 10-20 июльдә Алабуга дәүләт музей тыюлыгында РФ һәм ТР Мәдәният министрлыклары һәм Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе ярдәме белән уза.

Проектта 12 илдән 40тан артык рәссам Алабуга дәүләт музей тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко белән очрашты.

– АДМЗ арт-проектларында 13 ел дәвамында 1500дән артык эшләрен башкарган 700 засманча рәсем сәнгате остасы катнашты. Музей-тыюлыкның фонды едан-ел яңа эшләр белән тулыландырыла. Заманча рәсем сәнгате музее оештыру турында инде берничә ел сүз бару юкка гына түгел. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бина сатып алынды, озакламый анда музей ачылачак. Халыкара арт-симпозиумнарында катнашучыларның сайланма эшләре белән якташларыбыз гына түгел, ә хәтта чит ил тамашачылары да таныша ала. Июньдә Болгариядә “Дуслык тәгәрмәче” күргәзмәсе ачылган иде. Чиратта: Словакия, Португалия, Кипр, Турция, Германия, – дип сөйләде Гөлзада Руденко.

Быелгы арт-симпозиумга алты ил: Россия, Төркия, Венгрия,Украина, Казакъстан һәм Төркмәнстаннан һөнәри сәнгать һәм иҗади берлек әгъзалары килгән. Россияне Татарстан, Башкорстан, Удмуртия, Мари Эл, Кырым, Алтай, Төньяк Осетия-Алания, Кабарда-Балкар, Калмыкия, Хакасия һәм Бурят  республикалары күрсәтә.

– Былтыр рәис буларак килгән идем, быел инде үз эшләремне күрсәтергә булдым. Биш-алты эшемне генә алып килергә уйлаган идем, аннан соң уйладым да, Алабуга халкы карасын дип, эшләрнең яртысын диярлек монда алып килдем, – диде Калмык республикасыннан килгән сөяк кисеп бизәүче Виктор Дорджиев.

– Миңа монда бик ошый. Начар булса, мин ерак араларны үтеп, дүртенче тапкыр килмәс идем. Без монда тәҗрибә уртаклашабыз, яңа дуслар табабыз, – дип үз фикерен белдерде Саха Республикасы рәссамы Дюлустан Бойтунов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев