Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Европа чемпионы - Казаннан

Кичә Швециянең Гетеборг шәһәреннән Казанга EuroSkills Россия җыелма командасы вәкилләре, WorldSkills 2016ның Европа чемпионнары кайтты.

"ПП "ТехВент" җәмгыятенең Казан компаниясе хезмәткәре Вадим Поляков, "Суыткыч техникалар һәм кондиционерлар" компетенциясе буенча Россия җыелмасы копилкасына EuroSkills-2016ның алтын медален өстәп, Европа чемпионы исеменә лаек булды. Поляков белән бергә бу номинациядә бертигез күләмдә балл җыеп, беренче урынны Гока Энтони (Бельгия) һәм Герритс Кристиан (Нидерланд) бүлеште.
1-3 декабрьдә Швециядә һөнәри осталык буенча бишенче EuroSkills 2016 Европа чемпионаты узды. Чемпионатта 28 Европа иленнән (Австрия, Финляндия, Франция, Германия, Нидерланд, Швеция, Россия, Бельгия, Бөекбритания, Швейцария, Венгрия, Норвегия, Латвия, Көньяк Тироль (Италия), Португалия, Дания, Испания, Эстония, Словения, Словакия, Исландия, Люксембург, Литва, Мальта, Кипр, Хорватия, Казахстан, Черногория) 500 үз эшенең остасы катнашты. Алар 35 төп һәм 9 презентация компетенцияләре буенча көч сынашты. Бу өч көн эчендә чемпионатта 65000 нән артык кунак булган.
EuroSkills 2016 - гади ярыш кына түгел. Монда килүчеләр өчен, ул - эш эзләү, өйрәтүче программалар буенча мәгълүмәт алу һәм булачак югары квалификацияле яшь белгечләрнең очрашу урыны, гомумән, бу - сәнәгатьнең Европа лидерлары җыела торган урын.
Исегезгә төшерәбез, Россия җыелма командасы быел 15882 балл җыеп һәм беренче урынны алып, командакүләм зачетта рекорд куйды. Медальләр саны буенча, WorldSkills Russia командасы ике алтын, ике көмеш һәм бер бронза медаль яулап, 7 нче урын алды. Җыелма команда вәкилләре биремнәрне башкару сыйфаты өчен 11 мактаулы бүләк алды.
Медальләр өчен көрәш 35 компетенция буенча узды, Россия җыелма командасы шуларның 32сендә катнашты.
EuroSkillsта Россия җыелма командасы беренче тапкыр 2014 елда катнашып 25 урыннан 11нче урынны биләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев