Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Әфганчылар көне

15 февральдә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 29 ел тулуына багышланган митинг булды. Әфган җирендә 9 ел эчендә 15 мең кеше һәлак булган.

Сугышчы интернационалистлар һәйкәле янындагы чарага Әфган сугышы һәм башка локаль конфликтларда катнашкан ветераннар, аларның якыннары, мәктәп укучылары, битараф булмаучы шәһәр калкы җыелды.

Килүчеләрне район башлыгы исеменнән Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәйруллин сәламләде. Ул Геннадий Емельяновның юлламасын укыды:

“Хөрмәтле сугышчы интернационалистлар, Әфганстандагы сугышта катнашучылар, локаль конфликтларда катнашкан ветераннар, алабугалылар! Соңгы совет солдатының Әфган җиреннән чыгуына 29 ел үткән. Бу сугыш кыюлык символына әйләнде. Үзенең бурычын үтәүчеләр арасында  Алабуга районы кешеләре дә бар. Аларның дүртесе геройларча һәлак булган. Аларның Ватаннарына бирелгәнлеге, батырлыгы гомерлеккә дан булып кала. Бүген без Ватан каршында бурычын намуслы үтәгән сугышчыларны хөрмәтлибез, әйләнеп кайтучыларга, сугышның бар ачысын татучыларга чиксез рәтмәтләребезне белдерәбез. Безнең бурыч – бу вакыйгалар турында истәлекләрне киләсе буыннарга җиткерергә, алар өчен сугышчы интернационалистларның батырлыгы патриотлык үрнәге булырга тиеш”.   

Алабуга шәһәренең хәрби комиссары подполковник Николай Битюкоф хәбәр итүенчә, бүген Алабугада язмышы Әфган белән бәйле булучы 210 кеше яши. Аларның 8е – “Кызыл йолдыз” һәм “Ватанга хезмәт өчен” орденнары белән бүләкләнгән. 400гә якын кеше Төньяк Кавказда контртерростик операциядә катнашкан.

Аерым рәхмәт сүзләре солдатларның әниләренә әйтелде, нәкъ менә алар солдатларның өйгә кайтуларын көткән, яраланган улларын тәрбияләгән. 

Әфганстанда булуын гомуми сүзләр белән митингта Екатерина Данилова сөйләде, ул хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Үзенең каушаганлыгын белдерде, чөнки чөнки баштан кичкән коточкыч хәлләрне сөйләү рәхәт түгел.

– Мин Әфган җирендә 3 ел булдым, дивизия территориясендә офицерлар йортында фотограф булып эшләдем. Анда 1984-1987 елларга эләктем, нәкъ менә шул елларда зур югалтулар булды да инде. Панджшер операциясе вакытында безнекеләр күп үлде. Махсус батальон белән миңа авылларга чыгарга, җирле халык белән аралашырга туры килде. Госпитальгә яралы солдатларны алып килгәч, без атна саен диярлек кан бирә идек. Кино карап утырган вакытта, ут кабызалар һәм кирәк булган канның төркемен әйтәләр, туры килүче кешеләр кан бирергә киткән вакытлар да булды, – дип сөйли

Екатерина Данилова.

Ул Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруны фотога төшергән.

Митинг ахырында көрәш кырында ятып калган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәл алдына чәчәкләр куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев