Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Гарантиясе – ярты гасырга

Пролетар урамы, 2 нче йортта яшәүчеләр тарихи вакыйга шаһитлары булды.

Шәһәр хакимияте "КЭР-Холдинг" һәм "ПТС" ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә Алабугадагы су һәм җылылык челтәрләрен яңарту буенча актив эш алып бара. Чираттагы эш этабында 160 миллиметрлы торбаларны чыдамлыгы 50 елга исәпләнгән "Изопрофлекс" торбаларга алыштыру башланды.

ПТСның генераль директоры Валерий Гурьянов хәбәр иткәнчә, эшнең беренче этабында 1853948 сумлык 1026 прогон метр ППМ маркалы торбалар, һәм 7538975 сумлык 1953 прогон метр "Изопрофлекс" торбалар сатып алынган.

Икенче этапта тагын 3500 прогон метрдан артык торба сатып алыначак.Шунысын әйтергә кирәк, шәһәр челтәрләре 80-90 процентка тузган, быелның 7-8 аенда аларда 310 тапкыр өзеклек булган.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев