Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Герой-якташыбыз онытылмый

Узган ял көннәрендә шәһәребезнең ике бинасында Советлар Союзының соңгы Эчке эшләр министры һәм Россия Федерациясенең Куркынычсызлык министрының беренчесе, армия генералы Виктор Павлович Баранниковка мемориаль такта ачылды.

Тормыш юлын Виктор Баранников Алабугада башлаган. Алар бирегә, әтиләре вафат булгач, әнисе белән күчеп килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Виктор Алабуга механика заводына токарь булып эшкә урнаша. 1958-1960 елларда мәдәният-агарту училищесында укый, аннары ВЛКСМның Алабуга райкомында инструктор була. 1961 елда Алабуга махсус урта милиция мәктәбенә укырга кереп, бер үк вакытта участок инспекторы вазифаларын башкара. Нәкъ менә әлеге уку йортының төп корпусы бинасында, 2003 елда мәктәпне тәмамлаган Виктор Баранниковка беренче мемориаль такта ачылды.

20 октябрьдә, күренекле якташыбызның туган көнендә, Россия юстиция министрлыгы Мәскәү өлкәсе буенча идарәсенең элеккеге башлыгы, РФ Генераль прокуратурасы ветераны Владимир Коростелев һәм СССР Эчке эшләр министрының элекке урынбасары, милиция генерал-лейтенанты Николай Демидов инициативасы белән тагын ике мемориаль такта пәйда булды. Шуларның берсе Виктор Павловичның студент еллары узган  мәдәният-агарту училищесы бинасында.

– Без, якташлар буларак, Виктор Баранниковның участок инспекторыннан алып Эчке эшләр министрына кадәр нинди юл узуы белән горурлана алабыз. Ул – суворовчыларга һәм яшь буынга үрнәк, – дип билгеләп үтте Владимир Коростелев.

Катнашучыларны Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев та сәламләде. Тантананың мәртәбәле кунаклары арасында Виктор Баранниковның туганнары – кызы, оныклары һәм бертуганнары, Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, Алабуга шәһәре прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге башлыгы Юрий Пономарев, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко, ТР Дәүләт Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуров, КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон бар иде.

Виктор Павел улының  кече кызы Галина Лосева Баранниковлар гаиләсе исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

− Әтиебез вафатыннан соң 24 ел үтте, ул бик яшьли китте, аңа нибары 54 яшь иде. Бүген аңа 79 тулган булыр иде. Әти бик кыска, әмма якты тормыш юлын үтте. Акыллы, талантлы кеше, мәрхәмәтле һәм яратучан ир, ата, бабай булды. Аны белгән һәркем яратты һәм хөрмәт итте. Шунысын әйтергә кирәк, намус белән яшәүче күп кенә ир-атларга хас булганча, аның өчен һәрвакытта беренче урында эш иде. Әтиебез һәм бабабызның дәүләт кешесе икәнен без аңлый идек. Күп нәрсә эшләргә җитеште. Эчке эшләр министрлыгында  һәм Россиянең дәүләт куркынычсызлыгы органнары хезмәтендә 35 ел һөнәри эшчәнлек барышында ул Бакуда, Молдовада, Таҗикстанда, Чечняда тынычлыкны саклауда актив катнашты, − диде Галина Лосева.

Биредә ТР буенча ЭЭМның эстрада-тынлы оркестры башкаруында тантаналы марш яңгырады.

Якташыбызга икенче истәлек тактасы Нефтьчеләр проспекты буенча 197нче йортта урнаштырылды. Анда Виктор Баранников гаиләсе белән яшәгән.

− Алабуганың үсүе һәм чәчәк атуы мине бик сөендерә, һәм иң мөһиме – биредә хезмәт иткән якташлар онытылмый. Алабугадан бик күп җитәкчеләр чыккан – Россиянең генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Владимир Коростелев – прокурор хезмәтенең легендасы, шәһәр прокуроры булып торган Иван Еремеев. Аларның хәтерен саклау киләсе буыннар тагын да күбрәккә ирешергә тырышачак дигәнне белдерә, − дип белдерде ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Вәгыйз Саттаров.

Егерме дүрт ел буе Баранниковлар гаиләсе Викторның туган көнендә аның кабере янына җыела, әмма быел туганнары Алабугага – ул үзенең һөнәри эшчәнлеген башлап җибәргән, гаилә корган, бәхетле булган шәһәргә җыелды. Виктор Баранниковның тормыш иптәше килә алмады һәм ул җибәргән хатны оныкчыгы Виталия Царик укыды.

Виктор Баранниковның туган көненә багышланган чаралар Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендәге Шәһәр тарихы музеенда “Алабуга генераллары” бүлеген тантаналы ачу белән дәвам итте. Беренче булып аны тантанада катнашучылар күрде. Стендта − 23 фоторәсем һәм исемнәр. Алар арасында ватанына фидакарь хезмәт иткән генераллар һәм бүген дә шул хезмәттә калучы кешеләр. Бүлек геройларының кайберләре кунаклар арасында иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев