Алабуга нуры

Горурланырлык эшләре бар

Үткән шимбәдә шәһәр мәдәният сарае алдындагы мәйданда “Прикамнефть” идарәсенең 60 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм чаралары узды.

Бәйрәм берьюлы берничә мәйданчыкта үткәрелде. Ул төрле яшьтәге кунакларга исәпләнгән иде. Мәйдандагы сәхнәдә иртәнге сәгать уннан алып көндезге өчкә сәгать кадәр чакырылган артистлар катнашуында концерт булды. Алар “Качай Прикамнефть” бәйгесендә җиңүчеләр, “Аккордеон  старс” инструменталь коллективы, “Ирма Нойман” төркеме, җырчы ЛаКос, Әмир Әхмәдишин, Эльмира Кәлимуллина.

Мәдәният сараеннан сул якта “Интернациональ Татнефть” дип исемләнгән мәйданчык оештырылган иде. Монда “Татнефть” компаниясендә эшләүче төрле милләт (әзербайҗан, мари, керәшен, татар, рус һәм башка) вәкилләренең гореф-гадәтләре һәм көндәлек көнкүреш әйберләре белән танышырга мөмкин иде.

– Без Кавказ милләтләре – әзербайҗан, әрмән, дагстанлыларны тәкъдим итәбез. Аларның һәрберсенең үз күргәзмәләре бар.

Без әзербайҗан милләтенең ир-ат һәм хатын-кыз киемнәрен, республикаларының милли атрибутларын, флагны, савыт-сабаны, тарихи урыннарының рәсемнәрен, тәм-томнарын алып килдек. Шулай ук безнең күргәзмәдә ипи салучы хатын-кыз кебек сыннар күрергә була. Ул безгә әбиләребезнең тандырда ничек тәбикмәк пешерүне аңлата. Киләсе сында халкыбызның милли уены – нард сурәтләнгән. Бездә ир-атлар милли келәмдә утырып, чәй эчәләр һәм уенда катнашалар. Почмагыбызда тагын күпләр бар. Шулай һәрвакыт рәхәтләнеп бәйрәмнәрдә катнашабыз, горурлык белән милләтебезне тәкъдим итәбез һәм шатланып башка милләтләргә кушылабыз, чөнки бар халыкларның дус яшәвен телибез. Безгә Татарстан милли киемнәребезне, гореф-гадәтләребезне, аш-су һәм башкаларны күрсәтергә мөмкинлек биргәне өчен бик шатбыз, чөнки без туган җиребездән ерак торабыз һәм безнең өчен бу – туган илебезнең бер өлеше, – диде Әзербайҗан диаспорасы башлыгы кызы Сивилия Оруджева.

Шунда ук бәйгеләр, викториналар, Алабуга үзешчән артистларының һәм Алабуга мәдәният сарае хезмәткәрләренең, район ансамбльләре чыгышлары оештырылды.

– Бүген бик зур бәйрәм. Мин шушы нефтьчеләрнең 60 еллык юбилее уңаеннан махсус җыр чыгардым. Аның сүзләре Зинаида Захарованыкы, ә көен  мин үзем яздым. Сүзләр авторы тумышы белән Әлмәттән булу сәбәпле, җыр “Әлмәтем” дип атала. Шул җырны бүген бик рәхәтләнеп башкарам, – дип уртаклашты Алабуга мәдәният сарае “Татар халык театры” җитәкчесе Нина Сәлимуллина.

Шулай ук бәйрәм кунаклары “Һөнәрләр фабрикасы” мәйданчыгын да күрә алды. Анда һәр теләге булган кеше нефть өлкәсенә кагылышлы һөнәрләр дөньясына  күмелә алды.

Шул ук вакытта Мәдәният сараеның Зур залында оешманың нефтьчеләрен һәм ветераннарын тәбрикләү узды. Аларны бәйрәм белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, район башлыгы Геннадий Емельянов,  “Татнефть” акционерлык җәмгыяте һәм газ эзләү һәм чыгару компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Хәлимов, “Прикамнефть”, “Татнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы Андрей Лаптев котлады.

– Идарәнең юбилее – ул нефтьчеләр өчен генә түгел, ә барлык районда яшәүчеләр өчен бәйрәм, – дип билгеләп үтте Андрей Лаптев, һәм җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, НГДУ ветераннарына, барлык коллективка, Алабуга районы администрациясенә, сервис идарәче компанияләргә предприятие үсешенә керткән өлеше һәм районның чәчәк атуы өчен  рәхмәтен белдерде.

– “Кама буе нефте” идарәсенең төп үзенчәлеге – Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә һәм “Түбән Кама” милли паркы территориясендә нефть чыгару. Бу Кама буе нефтьчеләренә зур җаваплылык сала, алар табигать тыюлыгында экологик балансны саклауга ярдәм итә, – дип ассызыклады Рөстәм Хәлимов үз чыгышында.

Компаниянең алдынгылары алар кулыннан бүләкләр алды.

– Мин бүген “Татнефть” берләшмәсенең мактаулы нефтьче дипломын алдым. “Прикамнефть”кә 17 яшемдә эшкә килдем, 18 яшь тулганчы, ярты ел өйрәнчек булдым. Аннан соң 3 ел нефть табу буенча оператор булып эшләдем, хәрби хезмәткә киттем, кайткач, җир асты төзәтүгә алдылар.  Анда скважиналар төзәттек: җиһазларны күтәреп, аларны төзәттек, суырткычларның насосларын алыштырдык. Барлыгы 40 ел эшләдем.  “Прикамнефть” идарәсендә эшләгәнемә бер көн дә үкенмәдем. Бүгенге бәйрәмдә бүләк алганыма, безне онытмаганга канәгатьлек кичерәм. Россия дәрәҗәсендә бүләкләрем бар иде инде, хәзер Татарстанныкын да алдым, – дип уртаклашты Владимир Коченков.

“Прикамнефть” идарәсе компаниянең гомуми стратегик максатына ирешүенә – табыла торган нефть күләмен арттыру һәм “Татнефть” бәясен икеләтә үстерүгә үз өлешен кертә. Моңа җитештерү процессларының нәтиҗәлелеген арттыруга, нефть чыгару объектларының цифрлы игезәкләрен булдыруга, проект һәм процесс менеджментын гамәлгә кертүгә, чыгымнарны оптимальләштерүгә ярдәм итә.

Юбилей елында нефтьчеләр Алабуга районы инфраструктурасын үстерүгә аеруча зур игътибар бирделәр. Компания тарафыннан спорт һәм мәдәният объектларын реконструкцияләүгә ярдәм күрсәтелде, юллар төзекләндерелде, район торак пунктларының инфраструктурасы ныгытылды. Кама буенда тормыш сыйфатын арттыру, уңайлы һәм имин мохит булдыру буенча эш дәвам итәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: