Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Гүзәл табигать җырчысы

Күренекле рәссам Иван Иванович Шишкин үзе исән чакта ук халыкка танылган. Замандашлары аның табигатьне бөртекләп сурәтләвенә таң кала торган булган.

Ул заманнардан инде 100 елдан артык вакыт үтсә дә, соңгы берничә дистә ел эчендә иҗат юнәлешләренең берничә тапкыр алмашынуына, яңа сурәтләү чаралары барлыкка килүенә карамастан, моннан бер гасыр элек яшәгән бу кылкаләм остасының әсәрләре төрле катлау һәм белем дәрәҗәләре төрле булган кешеләр өчен дә кызыклы. Күп картиналары, мәсәлән, "Арыш", "Иртәнге нарат урманы", " Тигез далада", "Нарат урманы" күпләргә балачактан ук таныш.

Безнең бәхеткә, танылган рәссамга Алабуга шәһәрендә туарга насыйп әйләгән. Биредә яшәгән вакытларында, җәй буена шәһәрнең тирә-ягында иҗат эше белән шөгыльләнгән ул. Алабагуда Ананьино каберлегенең, шулай ук Ак мәчеттә өлешчә сакланып калган манараның берничә күренешен кәгазьгә төшергән. Соңрак "Алабуга күренеше" дип аталган картинасын язган. Идел Болгарына сәфәр кылып, аннан да майлы буяулар белән күп кенә картиналар эшләп кайткан ("Ак палата", "Болгар хәрабәләре"). 1871 елда Алабугада иҗат иткән "Вятка губернасындагы мачта урманы" (аны күбрәк "Нарат урманы" дип йөртәләр) картинасы өчен Петербургтагы конкурста беренче премиягә лаек булган.

Чираттагы зур әсәре "Кара урман" картинасы өчен Шишкинга профессор дәрәҗәсе бирелә. Әлеге чорда башкарган эшләрендә рәссам күбесенчә Алабугада язган рәсемнәреннән файдалана. 1878 елда үткән күчмә күргәзмәдә аның "Арыш басуы" картинасы тәкъдир ителә. Ватан-ана символы булып кабул ителгән әлеге картинаның да этюдларын Шишкин Алабуга янындагы Лекарево кырында язып киткән була.

80 нче еллар дәвамында ул үзенең тирән эчтәлекле иҗат эшләре белән берничә күчмә күргәзмәдә катнаша. 1898 нче елгы күчмә күргәзмәдә "Алабуга янындагы Афонасов нарат урманы" пәйда була. Рәссам бу әсәрендә сөйгән Ватанына дан җырлый, иҗат гомеренең буеннан-буена йөрәгендә саклаган изге хисен - Җир-анага мәхәббәтен чагылдыра. Баштарак "Урман патшалыгы" дип атарга ниятләгән бу эше - рәссамның соңгы картинасы.

Рәссам үзеннән соң гаҗәеп бай мирас - 700 дән артык нәкыш әсәре, 200ләп рәсем һәм график эшләр калдырып китә.

Быел күренекле рәссамның тууына 185 ел. Шул уңайдан Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Шишкин - гүзәл табигать җырчысы" дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Кадерле укучылар, сезне күргәзмәгә чакырып калабыз. Рәхим итегез!

Раушания ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев