Хокук сагында торучылар
Иртәгә хокук саклау органнары хезмәткәрләре 49 нчы мәртәбә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Киләсе ел алар өчен - юбилей елы.
Җәмәгать тәртибен саклау хезмәтенең тарихы 1715 елдан, Петр I тарафыннан шундый хезмәт булдырылып, аны "полиция" дип (ягъни "дәүләт белән идарә итү") атаган көннән башлана. Россия Милициясе көне исә рәсми рәвештә 1962 елдан билгеләп үтелә башлый. Оешу көненнән башлап бу хезмәт күп тапкыр исем алыштырып килде һәм менә ул бүген үзенең заманча исеме - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне дип билгеләп үтелә.
Еллар үтә тора, бәйрәмнәр кала...
Совет һәм Россия милициясе ветераннары елдан-ел кимеп бара, нишлисең, бу закончалыклы күренеш. Ветераннарга да, хезмәткәрләргә дә кадерле булган бу бәйрәм көннәрендә алар рухи яктан яшәреп киткәндәй булалар, моңа чын йөрәктән шатланалар, бер-берсен тәбриклиләр.
Алабуга эчке эшләр бүлеге ветераннар оешмасы үз сафларына 168 кешене берләштерә. Күптән түгел шәһәребездә булып узган ветераннарның башлангыч оешмалары смотр-конкурсында без беренче урын алдык. Ел дәвамында безнең ветераннар оешмасы мәктәп балаларын, Суворов училищесында тәрбияләнүчеләрне патриотик рухта тәрбияләүдә катнашты. Баулы, Лениногорск, Яр Чаллы шәһәрендә, Суворов училищесында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты белән чыгыш ясадык, эчке эшләр бүлегендә үткәрелгән барлык тантаналарда катнаштык.
Тиздән безнең һөнәри бәйрәмебез - РФ Эчке Эшләр Министрлыгы хезмәткәрләре көне. Ул Россия Президенты Указы нигезендә ел саен 10 ноябрьдә билгеләп үтелә.
Ветераннар советы исеменнән барлык ветераннарны, бүген хезмәт вахтасында торучы коллегаларыбызны Эчке эшләр хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбриклибез. Аларның барысына сәламәтлек, уңышлар, түземлелек, имин күк йөзе, гаилә бәхете телибез.
Елизавета Харисова, Алабуга эчке эшләр бүлеге ветераннар советы әгъзасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев