Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Иң изге теләкләр белән!

Бүгенге көндә лаеклы ялда булган, әмма газета эшендә тирән эз калдырган кайбер ветеран хезмәттәшләребез гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Редакциядә эшләп киткән һәркемне хөрмәт белән искә алабыз, аларның тәҗрибәсенә таянып эшлибез, иҗат итәбез, югары үрләргә ирешергә һәм шул дәрәҗәне саклап, гел үсеп-камилләшеп торырга тырышабыз. Шулай туры килгән, ветераннарыбызның күбесенең туган көннәре ямьле яз аенда — апрельдә!

Роза Мөбарәкшина 1 апрельдә 82 яшен билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасының Спас районы, Көек авылында 11 балалы ишле гаиләдә дөньяга килә. Сугыш еллары, аннан соңгы җимереклек, ачлык ачысын үз җилкәсендә татый. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында белем ала. Ике ел туган авылында клубта эшли, 5 ел Минзәлә районындагы Мәлкән авылында мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Шуннан соң Роза апа Алабуга педагогия институтына читтән торып укырга керә. Югары белемле белгеч булып 1967 елда Алабуга район газетасына эшкә килә. Ул эшкә бик тә җаваплы карый, һәр эшен җиренә җиткереп башкара, башкалардан да шуны таләп итә. Бераз буш вакытта, ял иткәндә шаян такмаклар җырлый, бии, кызык хәлләрне сәхнәләштерә.

Бүгенге көндә Роза апа газетабыз битләрендәге бер язманы да калдырмыйча укып бара. Редакциягә кереп чыкканда, ул шул язмаларга карата фикерләрен белдерә, эшләгән еллардагы якты хатирәләре белән уртаклаша, хезмәттәшләренең барысын да сагынып, яхшы сүз белән искә ала. Хезмәттәшләре күңеленә ул яхшы тәрҗемәче буларак кереп калган.

Гарәфи Әгъләмовка 5 апрельдә 86 яшь тула. Ул Мамадыш районы Иске Комазан авылында туа. Туган авылында башлангыч мәктәпне, аннары Дүсмәт авылында җидееллык мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Шуннан соң ул Казанга китәргә карар кыла. Аның сугыштан авыр яраланып кайткан әтисенә, бөтен авырлыкны үз җилкәсендә татыган әнисенә, гаиләдәге биш балага булдыра алганча ярдәм итәсе килә. Төрле эшләрдә хезмәт куярга туры килә аңа — шахтер, зоотехник булып та эшли, хәтта 1954-1956 елларда запас очучылар хәзерли торган полк мәктәбендә укый, лейтенант званиесенә лаек була. Әмма Гарәфи абыйның күңеле журналистикага тартыла — шактый вакытлар «Алабуга нуры» газетасында авыл хуҗалыгы бүлегендә эшли. Берсеннән-берсе эчтәлекле, матур шигырьләре белән укучылар күңелен яулый белә.

... Томанга төренгән су буе таллары,
Күктә ай барлый үз йолдызын.
Якында ял итә җәй ае таңнары,
Төн кыска, барасы юл озын.
Атладык, абындык, нур күрсәк — табындык,
Җитәрдәй булмадык бу көнгә.
«Нур» булып, ниһаять, бер йолдыз кабынды,
Милләтем, мәдәни күгеңдә.
Бер йолдыз кабынды мәдәни күгеңдә
Яктырыр күңелләр «Нур» аша...
Минем бит үткәнем, бүгенем, киләсем
Болгарлар җирендә, ләбаса!..
("Алабуга нуры«на шигыреннән өзек)

Гарәфи Закир улының «Урак өсте» җыентыгын кулга алып, аның шигырьләре белән танышкач, нинди оста, шигъри җанлы хәбәрче эшләгән икән дип уйлыйсың. Чынлап та аның шигырь юллары күңелләргә үтеп керә, уйланырга мәҗбүр итә, алар бер үк вакытта уйландыра, елата, юата.

Кадерле ветераннарыбыз! Туган көннәрегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.

«Алабуга нуры» газетасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев