Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Җиңү көне алдыннан Алабугада Советлар Союзы Героена мемориаль такта ачылды

Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алды чараларга бай булды.

Суворов хәрби училищесы территориясендә Совет-фин сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое Степан Петр улы Спирьковка мемориаль такта ачтылар.
— Бөек Җиңү өчен кыйммәт бәя түләнде. Миллионлаган кеше һәлак булды, хәбәрсез югалды, миллионлаган язмышлар гарипләнде. Сугыш һәр гаиләгә кайгы һәм сынаулар китерде. Алабуга фронт сызыгыннан меңнәрчә километрлар ерак урнашса да, якташларыбыз Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәде. Бөек Җиңү көне алдыннан без Алабугада җиденче истәлек тактасын ачабыз, — диде райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов.
Степан Спирьковка истәлекле тактаны тантаналы ачу хокукын Ленар Нургаяновка, АМР Ветераннар Советы вәкиле, ЭЭМ ветераны Михаил Красильниковка һәм Алабуга музей-ядкарьлеге директорының урынбасары Александр Деготьковка тапшырдылар.

Батыр турында
1904 елның 27 декабрендә Алабугада эшче гаиләдә туган. Степан Петр улы — 1939-1940 елларда фин сугышында катнаша, 86нчы укчы дивизия (7нче армия, Төньяк-Көнбатыш фронт) 330нчы укчы полкның батальон командиры була. 1940 елның мартында Выборг янындагы сугышларда үзен күрсәтә. Вилайоки өчен көрәштә батальон белән уңышлы җитәкчелек итә. Авыр яраланса да, сугыш кырыннан китми.
СССР Президиумының Югары Советы Указы белән 1940 елның 21 мартында капитан Степан Петр улы Спирьковка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла. 1982 елның 2 сентябрендә вафат. Тормыш иптәше белән янәшә, Мәскәүнең Митин зиратында җирләнгән.
Алабуга музей-ядкарлеге Мәдәни мирас объектларын мониторинглау бүлегенең өлкән гыйльми хезмәткәре Җәүдәт Галимов, архив эзләнүләре барышында, Алабугада Степан Спирьковның яшәгән урынын тапкан. 1939-1940 елларда Морская урамындагы 12 йортта (хәзерге адресы: Зур Покров урамы, 12) торган. Бүген анда РФ ЭЭМның Алабуга суворов хәрби училищесының хезмәт корпусы урнашкан.

Туу сере
Степан Петр улының туган көне, spas-rt.ru сайты мәгълүматына караганда, 1905 елның 9 гыйнвары. Бүгенгә кадәр аның туган урыны да төгәл билгеле түгел. Җирле тикшеренүчеләр аны Казан губернасы, Спас өязенең Бугровка авылында туган дип саныйлар иде. Шулай да күп кенә чыганакларда, шул исәптән Татар энциклопедиясендә дә, Спирьковның туган урыны дип ул вакытта Вятка губерниясенә кергән Алабуга шәһәре аталган. Әмма шәһәр хакимиятенең рәсми сайтында җирле Советлар Союзы Геройлары арасында Спирьков теркәлмәгән. Архивлардагы теркәү кенәгәләреннән дә аның туган көне табылмаган. Документларда расланган булмаса да, кече Ватанында аны һәрвакытта Бугровкада туган дип санаганнар.

Герой истәлеген мәңгеләштерделәр
Степан Спирьковның бюсты 1990 елда Болгар шәһәре үзәгендәге Батырлар аллеясында куелган. 2008 елда Бугровка авылындагы урамны аның исеме белән атаганнар. Алабугада да Спирьков исеме мәңгеләштерелгән. 2012 елда Хәтер Мемориалы территориясендә Степан Спирьков һәм аның хәрби иптәше Гыймазетдин Вәҗетдиновка бронза бюстлар пәйда булды. 
2015 елның 22 апрелендә Спас районының Никольское авылындагы урта мәктәп фасадында мемориаль плитә ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев