Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Җиңү көне алдыннан Казанда алабугалы ветеран Николай Талапинга бүләк тапшырдылар

Җиңү көне алдыннан Алабугадан ветераннар делегациясе ТР Президенты катнашында тантаналы чарада булды.

Николай Талапин үзе исән булмаса да, аны онытмыйлар. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен, 1945 елның июлендә ул I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән булган. Җиңү көне алдыннан, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге бүләкнең таныклыгын Николай Яким улының улына — Александр Талапинга тапшырды. Сүз уңаеннан, Александр Николаевич берничә ел Алабуга Мәгариф идарәсен җитәкләгән.
Талапин Николай Аким улы (Яким улы) — гвардия сержанты, 43нче армиянең Суворов орденлы Югары Днепр дивизиясе 252нче Ковенск укчы полкы пулеметчылар командиры.
Ул 1925 елның 15 маенда Колосовка авылында туган. 1941 елга кадәр колхозда эшләгән. 1942 елның көзендә 17 яшьлек егетне Можга янындагы укыту частена җибәрәләр. Аннан Колосовка егете Калинин фронтына эләгә, пулеметчылар командиры була. 1943 елның августында каты яралана. Сугышның өч елында ул өч тапкыр яралана һәм ике мәртәбә контузия ала. Ватанны яклап барган көрәшләрдә күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләргә тәкъдим ителгән. «Батырлык өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. 
Сугышны ул 1945 елда Кенигсбергта тәмамлый, ләкин туган авылына тагын биш ел узгач кына кайта. Биредә бердәнбер мәхәббәтен, якташы Анну Данил кызын очрата. Алар бергәләп «Кызыл башак» колхозында эшлиләр, балалар үстерәләр. Николай Аким улы 1973 елның 28 октябрендә вафат була. 
Әйтергә кирәк, орден кенәгәсе — ул гражданның барлык орденнарының, серия номерлары белән исемнәре язылган документ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев