Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Ишекне лом белән каерып ачып кердем: алабугалы күршеләрен үлемнән ничек коткаруы турында сөйләде

Ул ике кешенең гомерен саклап кала.

Иске Мурзиха авылында яшәүче Гүзәлия Басырова күршеләрен үлемнән коткарган өчен гомумшәһәр планеркасында рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Менә инде 30 ел дәвамында Басыровлар гаиләсе күршеләре белән дус-тату, бер-берсенә ярдәм итешеп яши. Узган атнада күршеләрдә фаҗига килеп чыга. Йортларының төтен торбасы төзек булмау аркасында, ирле-хатынлы гаилә газ исе белән агулана. Аларны күршеләре Гүзәлия Азатовна коткара.

Гүзәлия ханым бу вакыйганы күз яшьләрсез искә ала да алмый — ул көнне кичергән хисләрне искә төшерүе дә авыр, ди ул.

— 13 декабрьдә, кич белән Чаллыдан күршеләремнең кызы шалтыратып, әти-әни трубканы алмый, тикшереп чыга алмассыңмы, дип сорады. Мин аларга кереп киттем. Йорт ишеге ябык, ләкин тәрәзәләрендә утлар яна. Карыйм: хуҗа хатын креслода йоклый. Нидер сизенеп, тәрәзә шакый башладым. Ләкин ишек ачучы булмады. Аннары ире идәнгә егылды. Каян көч тапканмындыр, ишекне лом белән каерып ачып кердем. Күршеләрдә инсульт булгандыр дип уйладым. Өйгә телефон алырга йөгердем, «ашыгыч ярдәм», авыл фельдшерын чакырдым. Өйдә газ исе бөтенләй сизелмәде. Соңыннан күршеләрнең кызы шалтыратып: әни өйдә газ сүнде, салкын булуга зарланды, дип сөйләде. Шул вакытта гына бу хәлнең газ аркасында чыгуын аңлап алдык. Шунда ук тәрәзәләрне ачтык, краннарны яптык. Шәфкать туташы белән бергә беренче ярдәм күрсәттек. Соңыннан «ашыгыч ярдәм» килеп җитте, — дип сөйли Гүзәлия ханым.

Бу вакыйгадан соң гаилә башлыгы реанимациягә эләгә, тормыш иптәшенең хәле яхшырак була. Коткаручы үзе дә бераз зыян күргән. Бәхеткә, гаилә исән кала — хатынын инде өйгә чыгарып җибәргәннәр, ә аның тормыш иптәшен палатага күчергәннәр.

Зыян күргән Наталья Варанкина сөйләгәнчә, быел җәй алар торбаны алыштыралар, әмма улы аны җылыткыч белән изоляцияләргә өлгерми. Нәтиҗә буларак, салкын көннәрдә, җыелган конденсат бозланып ката, һәм аздан гына фаҗига булмый кала.

«Алабугагаз» хезмәткәрләре, үз чиратында, абонентларга җылыту сезоны алдыннан, аның вакытында, шулай ук тәмамланганнан соң да төтен чыгару һәм вентиляция каналларын тикшерү кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев