Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Исе­ме җи­се­ме­нә ту­ры ки­лә­ме?

18 но­ябрь­дән 26 но­ябрь­гә ка­дәр Ала­бу­га баш­кар­ма ко­ми­те­ты, ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр һәм ха­лык­ны ре­сурс­лар бе­лән тәэ­мин итү­че оеш­ма­лар ха­лык бе­лән оч­ра­шу­лар уз­дыр­ды. Мон­да ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр­нең от­чет­ла­ры тың­лан­ды һәм ха­лык­ны бор­чы­ган мәсь­ә­лә­ләр кү­тә­рел­де.

Ала­бу­га­лы­лар ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр эшеннән ту­ла­ем ка­нә­гать дип бул­мый, лә­кин оч­ра­шу­лар ва­кы­тын­да ком­па­ни­я­ләр як­лау тап­ты. Ал­га та­ба ха­лык бе­лән ки­ле­шеп эш­ләү һәм ха­лык их­ты­яҗ­ла­рын ка­нә­гать­лән­де­рү алар­ның төп бу­ры­чы бу­лыр­га ти­еш дип ки­ле­шен­де. Ра­йон баш­лы­гы Ген­на­дий Емель­я­нов та дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­сен­дә алар­га: "И­се­ме­гез ма­тур - "и­да­рә­че ком­па­ни­я", ә эш­лә­гән эш­лә­ре­гез исе­ме­гез­не ак­ла­мый. Һа­ман да шул элек­ке То­рак-ком­му­наль ху­җа­лык ида­рә­лә­ре бу­лып ка­ла­сыз. Исе­ме­гез бе­лән эше­гез ту­ры ки­лер­лек бул­сын", дип шак­тый шел­тә бел­дер­де. Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се ва­зый­фа­ла­рын баш­ка­ру­чы Ис­мә­гыйль Ха­фи­зов: "Ха­лык сез­нең хез­мәт өчен үз ак­ча­сын тү­ли, шу­ңа да та­ләп итәр­гә ту­лы хо­кук­лы, алар­ның те­ләк­лә­ре ка­нә­гать­лән­де­ре­лер­гә ти­еш. Төк­се сөй­лә­шү­ләр, шәх­си со­рау­лар бе­лән ка­бул итү­дән баш тар­ту ке­бек нәр­сә­ләр баш­ка­ча ка­бат­лан­ма­сын", - дип, әле­ге оч­ра­шу­лар­га йом­гак яса­ды.

Оч­ра­шу­лар­дан кү­рен­гән­чә, ала­бу­га­лы­лар­ны бор­чы­ган иң мө­һим со­рау­лар та­риф­лар­га бәй­ле. Күп­ләр­не то­рак хез­мәт­ләр өчен та­риф­лар­ның без­дә 12,54 сум, ә Чал­лы­да - 15,22 сум бу­луы, лә­кин алар­да бу сум­ма 2,68 сум­га юга­ры­рак бул­са да, ни рә­веш­ле ту­ла­ем аз­рак тү­лә­ве кы­зык­сын­дыр­ган. Мо­ны И.Ха­фи­зов Тү­бән Ка­ма һәм Чал­лы­да ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­ләү­нең бер өле­ше сә­нә­гать предп­ри­я­ти­е­лә­ре җил­кә­се­нә тө­шүе бе­лән аң­лат­ты. Ха­лык ком­му­наль хез­мәт­ләр күр­сә­тү сый­фа­тын­нан да ка­нә­гать тү­гел. Кай­нар һәм сал­кын су­ның ти­еш­ле тем­пе­ра­ту­ра­да һәм ба­сым­да бул­ма­вын­нан күп­ләр җә­фа чи­гә. Җы­лы­лык би­рү бу­ен­ча да проб­ле­ма­лар әле бай­так. Оч­ра­шу­лар­да кү­тә­рел­гән 114 со­рау­ның 50се нәкъ ме­нә шул хак­та бу­лу - мо­ның ачык ми­са­лы. Тер­ри­то­ри­я­не тө­зек­лән­де­рү, чүп чы­га­ру, шә­һәр урам­на­рын як­тыр­ту, икен­че дә­рә­җә­дә­ге урам­нар­ны кар­дан чис­тар­ту ке­бек со­рау­лар да шак­тый яң­гы­ра­ган. Ха­лык ал­да­гы ел­лар­да ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рел­гән йорт­лар­ның сый­фа­тын­нан ка­нә­гать тү­гел. Эш я эш­лә­неп бет­мә­гән, я ашык-по­шык сый­фат­сыз баш­ка­рыл­ган. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, бы­ел ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рел­гән 27 йорт бу­ен­ча бер ге­нә со­рау да кү­тә­рел­мә­гән, ди­мәк бу өл­кә­дә үз­гә­реш­ләр уңай як­ка. Оч­ра­шу ва­кы­тын­да яң­гы­ра­ган то­рак хез­мәт­ләр­гә ка­гы­лыш­лы проб­ле­ма­лар­ның ба­ры­сы да ди­яр­лек, ту­ры­дан-ту­ры ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр­гә ка­гы­ла тор­ган со­рау­лар, чөн­ки подъ­езд­лар чис­та­лы­гы, под­вал­лар­ны агу­лау, чүп­не ва­кы­тын­да чы­га­ру ке­бек мәсь­ә­лә­ләр өчен алар җа­вап­лы. Ха­лык су күр­сәт­кеч­лә­рен тап­шы­ру схе­ма­сы­ның үз­гә­рү­ен­нән ри­за тү­гел. Элек бу сан­нар­ны те­ле­фон аша гы­на ка­бул ит­сә­ләр, хә­зер алып ба­рып тап­шы­рыр­га, акт тө­зер­гә ки­рәк. Бу ке­ше­дән өс­тә­мә ва­кыт та­ләп итә тор­ган ар­тык мә­шә­кать. Җи­тәк­че­ләр мо­ның бе­лән ту­ла­ем ки­ле­шә, шу­ңа да әле­ге со­рау­ны озак­ка суз­мый хәл итәр­гә вәгъ­дә ит­те­ләр.

Оч­ра­шу­да күп­фа­тир­лы йорт­лар­да­гы фа­тир ху­җа­ла­ры­ның ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр эшен кү­зә­тү, хез­мәт күр­сә­тә тор­ган оеш­ма­лар­ның эш сый­фа­тын конт­роль­дә то­ту ке­бек вә­ка­ләт­лә­рен "У­ңай­лы шә­һәр" хол­динг ком­па­ни­я­се­нә тап­шы­рыр­га ка­рар кы­лын­ды. Чы­гым­нар­ны ки­ме­тү мак­са­тын­нан, ТКХ­га ка­гы­лыш­лы со­рау­лар бу­ен­ча прог­рам­ма тө­зү, Үзәк инвестицион-төзелеш идарәсе бе­лән то­рак йорт­лар­ны ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү эш­лә­рен хәл итү, пас­порт өс­тә­ле өчен җа­вап­лы­лык, бар­лык ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр өчен бер дис­пет­чер хез­мә­те, ин­тер­нет сайт бул­ды­ру ке­бек ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр­гә йөк­лән­гән эш­ләр­не дә "У­ңай­лы шә­һәр" хол­динг ком­па­ни­я­се үз җа­вап­лы­лы­гы­на ал­ды. Би­ре­дә 2012 ел­га то­рак хез­мәт­ләр өчен та­риф­лар да ка­рал­ды.

Хез­мәт­ләр өчен та­риф­лар ике өлеш­тән: то­рак хез­мәт­ләр өчен та­риф­лар һәм ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен та­риф­лар­дан гый­ба­рәт.

То­рак хез­мәт­ләр өчен та­риф­лар­ны күп фа­тир­лы йорт­та яшәү­че­ләр һәм му­ни­ци­па­ли­тет ка­бул итә. 2012 ел­да ха­лык өчен бу сум­ма бер квад­рат метр­га 12,54 сум тәш­кил ит­сә, арен­да­лау­чы­лар һәм то­рак бул­ма­ган би­на ху­җа­ла­ры өчен 1 квад­рат метр­га 19,46 сум.

Ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен та­риф­лар ТР Та­риф­лар ко­ми­те­ты та­ра­фын­нан ка­бул ите­лә. Ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­ләү­гә су, җы­лы­лык, электр, газ бе­лән тәэ­мин итү ке­бек хез­мәт­ләр ке­рә. Ки­лә­се ел­га ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­ләү­ләр 2012 ел­ның 1 гыйн­ва­рын­нан тү­гел, ә 1 ию­лен­нән ар­тыр дип кө­те­лә. Ул җы­лы­лык өчен - 6, су өчен - 6, газ өчен 15 про­цент, электр энер­ги­я­се­нә 6 про­цент­тан да юга­ры­рак бул­мас дип фа­раз­ла­на. Го­му­мән, граж­дан­нар­ның ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­ләү­лә­ре 12 про­цент­тан ар­тып кит­мәс­кә ти­еш. РФ хө­кү­мә­те­нең "2011-2013 ел­да то­рак һәм ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­ләү­нең фе­де­раль стан­дарт­ла­ры ту­рын­да"­гы 768 нче ка­ра­ры ни­ге­зен­дә ка­бул ител­гән фе­де­раль стан­дарт бар. Аның ни­ге­зен­дә 2012 ел­да то­рак һәм ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен ай­лык тү­ләү 1 квад­рат метр өчен 85,6 сум­нан арт­мас­ка ти­еш. Ала­бу­га ра­йо­ны бу­ен­ча бу сум­ма әле­гә 69,30 сум тәш­кил итә.

Оч­ра­шу­лар ва­кы­тын­да шу­ны­сы ачык­лан­ган, ала­бу­га­лы­лар шә­һәр тор­мы­шы­на би­та­раф тү­гел, яңа­лык­лар­дан хә­бәр­дар. Ки­лә­чәк­тә эш ба­ры­шын­да ха­лык­ны бор­чы­ган бар­лык проб­ле­ма­лар, алар­ның фи­кер-тәкъ­дим­нә­ре игъ­ти­бар­дан чит­тә кал­ма­я­чак. Ха­лык эш­лә­гән­не кү­рә бе­лә, үзен бор­чы­ган со­рау­лар­ны хәл итү­не дә са­быр­лык бе­лән кө­тәр­гә әзер, - ди җи­тәк­че­ләр.

Ли­лия Зин­нә­то­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев