Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

Шәһәрдә район башлыгы Геннадий Емельянов инициативасы белән уку елы башланыр алдыннан йорт ишегалларында бәйрәмнәр оештырыла.

Бу дүшәмбедә 8 нче микрорайонда яшәүчеләр музыка мәктәбе каршындагы бәйрәмчә бизәлгән мәйданчыкка җыелды. Ишегалды бәйрәме кичке сәгать алтыда башланып китте. Райбашкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов район башлыгы Геннадий Емельянов, шәһәр администрациясе һәм үз исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.

1 нче территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Румия Җиһангирова мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә сәламәтлек, уңышлар теләде.

- Мәктәптә укулар башланганчы, рәхәтләнеп күңел ачыгыз, - диде ул.

Чарага килгән шәһәр хакимияте һәм төрле оешма вәкилләре, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында, күп балалы һәм аз тәэмин ителүче гаилә балаларына уку кирәк-яраклары тапшырды. Беренче сыйныфка баручы биш балага мәктәп рюкзаклары бүләк иттеләр.

- Күп балалы гаиләләр өчен бу мөһим ярдәм булып тора, - ди Инна Агудалина, быел мәтктәпкә барырга җыенучы Вилорның әнисе. - Безнең гаиләдә быел яңа уку елын өч студент һәм өч мәктәп укучысы каршылый.

3 нче урта мәктәп һәм музыка мәктәбе укучылары бәйрәм концерты әзерләгән иде. Өлкәннәрнең күбесе концерт карады, ә менә балаларның төрлесе төрле якка таралды. Румия ханым җитәкчелегендә конкурслар, уеннар башланып китте. Берәүләр кармак белән "балык" тотты, икенчеләре күзләрен бәйләгән килеш, кайчы ярдәмендә бауга эленгән уенчыклар һәм бүләкләрне кисеп алды. Капчык киеп йөгерештә катнашучылар да табылды. Баллы бүләкләр салынган чүлмәкне кем инде ватарга тырышмас! Рәсем ясарга яратучылар төсле акбурлар белән асфальтка рәсем төшерү буенча конкурста катнашты. Мөгаллимнәр декоратив-кулланма сәнгать эшләнмәләре әзерләү буенча мастер-класслар үткәрде. Балаларның үз куллары белән панно, сувенир ясавын әти-әниләр дә кызыксынып карап торды. Бу вакытта музыка мәктәбе укытучысы Илбар Сәмигуллин гармунда татар көйләренә попурри башкарды. Музыка, күңел ачулар озак вакыт тынмады. Бәйрәмнән һәркем бүләк алып, ә иң әһәмәятлесе - күтәренке күңел белән кайтып китте.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев