Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Каһарман Батыршаһ

БТИҮнең Чаллы бүлеге инициативасы белән 9 апрельдә татар халкының каһарман улы, имам, XVIII гасыр урталарында Русиядә мөселманнарны массакүләм чукындыру кампаниясе башлангач (бигрәк тә патшабикә Елизавета Петровна вакытында йөзләрчә мәчетләр җимертелә, чукынудан баш тарткан татар авыллары яндырыла, кешеләре җәзага тартыла һәм хәтта яндырыла), Идел-Урал буйларында яшәгән татар-башкорт халкын көчләп чукындыруга каршы...

Башкортстанның хәзерге Балтач районы Карышбаш авылында дөньяга килгән Баһадиршаһның тормыш юлын энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән тарихчы-галим, язучы Фәүзия Бәйрәмова (ул аның турында әдәби-документаль "Баһадиршаһ" романы да язган) конференциядә катнашучыларны ахун дәрәҗәсенә ирешкән имамның халкы һәм газиз дине хакына көрәш юлына басуын, ахыр чиктә, көрәшкә күтәрелгәннәрне бастыручы 50 меңлек гаскәр тарафыннан әсир ителүен, инде Питербургтагы Шлиссельбург төрмәсендә мәңгелеккә кул-аягы богауланган хәлдә дә рухы сынмыйча, 1762 елның 24 июлендә, богауларын өзеп, соңгы сулышына кадәр көрәшүен (тигезсез алышта 4 сакчыны дөмектереп) һәм һәлак булуын тетрәндерерлек итеп сөйләде.

Аннан соң чыгыш ясаучы язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең сөйләгәннәре дә эчтәлеге ягыннан бик тә гыйбрәтле иде һәм ул беркемне дә битараф калдырмагандыр.

Ижау каласына удмурт яшьләре берлеге белән очрашуга барган "Азатлык" яшьләре берлеге делегациясенең лидеры ("Азатлык"лылар бер уңайдан Чаллыда конференция эшендә катнашу өчен махсус килгәннәр) Наил Нәбиуллин да күп нәрсәләр турында сөйләде. Алар инде Батыршаһ юбилеена багышлап берничә мең календарь бастырырга һәм таратырга да өлгергәннәр.

Түбән Кама вәкиле Раиф Галиев чыгышында мондый олуг чараның зур залларда һәм күп халык җыеп билгеләп үтәргә тиешлегенә басым ясады. Чыгып сөйләүчеләрнең күбесе Казанда һәм Чаллыда берәр зур урамның милли каһарман, эре дин эшлеклесе Батыршаһ исеме белән аталырга, аңа мәйданнарда обелиск куелырга тиешлеген әйтте.

Фәнни-гамәли конференция эшен рәсми хакимиятләргә резолюция кабул итеп тәмамлады. Резолюция бертавыштан кабул ителде.

Фирдәвес Хуҗин

Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев