Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Кама аша яңа күпер буенча хәрәкәтне быел җибәрәчәкләр

Эшләрнең барышы белән Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов танышты.

Алабуга районының Котловка авылы янында Кама елгасы аша төзелә торган күпер файдалануга бер елга алдан тапшырылачак. Пәнҗешәмбе көнне эшләрнең барышы белән Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов танышты.

Рәисне Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев озата йөрде.

Мәртәбәле кунаклар алдында күпернең пролет корылмасын этәрү (надвижка) төгәлләнде.

— Күз алдына китерегез, ел дәвамында республикада ике күпер барлыкка килде! Бу Татарстан өчен генә түгел, тулаем илебез өчен дә әһәмиятле, бу турыда хыяллана да алмадык. Юл төзүчеләргә зур рәхмәт. Күпер төзүчеләр бер елга диярлек алдан бара, без монда хәрәкәтне быел ук башлап җибәрәчәкбез. Роман Витальевичка (Роман Новиков) рәхмәт, барлык объектлар да я график буенча, я вакытыннан алда бара. Бу Россия Хөкүмәтенең, сезнең команданың һәм безнең подрядчыларның төгәл системалы эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу бик зур бүләк, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Җитәкче шулай ук транспорт инфраструктурасын үстерү — ил икътисады үсешенең төп һәм перспектив юнәлеше булуын ассызыклап үтте. Чаллы һәм Түбән Каманы урап узучы яңа юл хәзергесен сизелерлек бушатырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки машиналарның артык күп булуы аркасында аны хәтта ремонтка да яба алмаганнар.

— Без гади булмаган заманда яшибез, һәм бездә дублер юллар булырга тиеш. Шуңа күрә проект куркынычсызлык мәсьәләләрен дә хәл итә, — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Роман Новиков билгеләп үткәнчә, объектта кыенлыклар юк, бары тик үзенчәлекләр генә.

— Объектны урнаштыру урынын сайлаганнан башлап ук үзенчәлекле, елга буйлап суднолар йөргәнлектән, моны бик уйлап эшләргә кирәк иде. Бүген надвижка процессын төгәлләү — бик мөһим, график буенча бу ноябрьдә булырга тиеш иде, ләкин ул очракта асфальт-бетон өслекне урнаштыру эшләренең сыйфатына соарулар булырга мөмкин иде. Ә бүген күпер төзүчеләр параллель рәвештә гидроизоляция ясау эшләрен башлады, ә бу инде алдагы этап, шуңа күрә ноябрьгә эшләрне төгәлләрбез, декабрьгә хәрәкәтне эшләтеп җибәрербез дип өметләнәбез, − дип билгеләп үтте Роман Новиков.

Түбән Кама һәм Чаллыны урап уза торган 1,3 километр озынлыктагы күпер «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Әйләнеч юл Тюменьга кадәр М-12 трассасының дәвамы булып тора. Күпернең әзерлеге — 85 процент.

Кама аша күпернең пролетлы корылмасы ике өлештән торачак: алар елга (русловая) һәм эстакадная дип атала. Күпернең елгадагы өлеше 65 блоктан җыелган 792 метр озынлыктагы тоташ металл корылмадан гыйбарәт. Күпернең металл блокларын эреләндереп җыюга белгечләр 2023 елның июнендә керештеләр. 14 ай эчендә күпер төзүчеләр 11 мең тоннадан артык авырлыктагы конструкцияне җыйганнар һәм күпернең терәкләренә куйганнар. Надвижка, пролет корылмасы җыелган саен, берничә этапта башкарылды.

Якын арада белгечләр тагын бер мөһим этапка − пролет корылмасын терәк өлешләргә төшерә башлаячак. Бу күп эш таләп итә торган катлаулы процесс, аны 2024 елның октябрендә тәмамларга ниятлиләр.

Озынлыгы 510 метр булган эстакада өлешендә пролетларны тимер-бетон балкалардан җыялар. Тугыз пролетта балкалар монтажланган һәм тигезләүче катлам ясалган. Калган алты пролетны монтажлауга стапель мәйданчыгын сүткәннән соң керешү планлаштырыла.

Пролет корылмасында гидроизоляция урнаштыру эшләре алып барыла. Ул конструкцияләрне коррозиядән ышанычлы саклаячак. Соңыннан төзүчеләр аңа асфальт-бетоннан ике катлы өслек җәячәк. Асфальт-бетон җәюгә 2024 елның сентябрендә керешергә планлаштыралар. Шулай ук пролет корылмасында барьер киртәсе астына цокольләр урнаштыралар. Тотып торучы җайланманың төп элементларын урнаштыруга асфальт-бетон өслек җәелгәннән соң керешәчәкләр.

Кама ярларын тоташтыручы күпер 22 терәктә торачак, шулардан 15 терәк − эстакада өлешенә һәм 7 терәк ‒ елга өлешенә туры килә. Участокта терәкләр төзелеше төгәлләнгән диярлек. Елга терәкләре 95 процентка, эстакаданыкы 80 процентка әзер. 

Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу — 81 километр озынлыктагы яңа юнәлеш. Проект кысаларында 10 күпер, биш транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч һәм төрле дәрәҗәдәге биш кисешү төзелеше төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев