Көч – бердәмлектә, уңыш – хезмәттәшлектә
1984 елда нигез салынган Россия машина төзелеше берләшмәсенең “Алабуга Автомобильләр заводы” ачык акционерлык җәмгыяте 35 ел дәвамында нефть, газ чыгару, юл-төзелеш һәм коммуналь тармаклар өчен махсус техниканың киң спектрын җитештерү өлкәсендә эшчәнлек алып бара.
Быел Алабуга Автомобильләр заводы истәлекле 35 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бүген ул Татарстан Республикасының алдынгы, динамик рәвештә үсә торган машина төзелеше компанияләренең берсе булып тора. Алабуга Автомобильләр заводы төзелеше – ул чорлар буенча үз колачлары белән КамАЗ төзелеше белән генә чагыштырырлык проект. Бирегә шулай ук бөтен Советлар Союзы белгечләре дә килгән. Заводның киң җитештерү мөмкинлекләре, үсеш алган конструкторлык, технология һәм сервис хезмәте бар. Үз эшчәнлегенең төп юнәлешләрендә ул һәрвакыт югары урында тора. Берләшмә Россия кулланучылары белән хезмәттәшлекне киңәйтә, якын һәм ерак чит илләр партнерлары белән актив эшчәнлек алып бара. Бөтен нәрсә дә (нинди генә деталь булуына карамастан) заводның үзендә эшләнелә, бүген Россиядә аңа охшаш завод юк. Ул заманча җиһазландырылган, монда уңышлы эшләү өчен барлык шартлар да бар.
Генераль директоры Камил Галимов әйтүенчә, завод зур үсеш этапларын узган. Аның үзенчәлекле тарихы бар, һәм аны өч өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Чирек гасыр эчендә күп кенә авырлыклар белән сыналган, аның бөтенләй юкка чыгуы өчен сәбәпләр дә булган, әмма завод бирешмәгән һәм хәзер дә эшләвен дәвам итә.
– 1984 елда СССР Министрлар Советы тарафыннан “Кама трактор заводы”н төзү турында карар кабул ителә. Аның составына универсаль тракторлар җитештерү буенча завод, двигательләр, ягулык аппаратурасы, тимер кою, станок-төзелеш заводлары керергә тиеш була. Һәм шул елны Алабугада “Кама трактор заводы” буенча заводлар комплексы төзелә башлый, тракторлар җитештерүне җайга салу бурычы куела. Әмма 1980 елның икенче яртысында тарихка “үзгәртеп кору чоры” буларак кергән сәяси һәм икътисади вәзгыять бик тиз үзгәрә. Икътисадның гомуми кризисы үсә. 1988 елда “КамТЗ”ны Алабуга җиңел автомобильләр заводы итеп үзгәртәләр.
1999 елда нефть-газ чыгару тармагы компанияләре белән хезмәттәшлекне башлау турында хәлиткеч карар кабул ителә. Скважиналарны төзекләндерү өчен күтәртү агрегатлары, шулай ук цементлау агрегатлары җитештерү өстенлекле юнәлеш итеп сайлана. 2000 ел башында предприятие нефть табучылар өчен җиһазлар җитештерү базарына уңышлы чыга һәм Россия Федерациясенең нефть чыгару тармагы өчен махсус техника белән тәэмин итүчеләр арасында алдынгы позицияләрне ала, – дип сөйләде Камил Сәлман улы.
Камил Галимов инженер-төзүче белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. Башта Яр Чаллының “Камгэсэнергострой”ында партия комитеты секретаре булып эшләгән. 1990 елның 20 августында Алабуга Автомобильләр заводына эшкә килә, ә 2009 елдан генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелә.
Бүген монда мең өч йөзгә якын кеше хезмәт куя. Әмма алардан кала, язма килешү белән дә эшләүчеләр бар. Эшчеләр нигездә Алабуга, Яр Чаллы, Менделеев шәһәрләреннән, кайберләре Удмуртиядән дә килеп эшли. Мәсәлән, аннан килгән кешеләр айның яртысын эшләп, унбиш көнен ял итә.
Заводның алдынгы эшчеләре дә юк түгел, әлбәттә. 55 яшьлек Флорид Әхмәтшин биредә утыз бер ел хезмәттә. Ул заводка 1988 елда, техник училищеда токарь һөнәрен алганнан соң килә. Аннары аны Казанга белемен күтәрергә җибәрәләр.
– Эшемнән канәгать, яшьләргә дә һәр эштән тәм табып эшләргә тәкъдим итәм. Заводның кризис елларында да, эшчеләрне бервакытта да ташламадылар, хезмәт хакы һәрдаим түләнде. Күп җирләрдә хәзер кешеләр урынына роботлар эшли, әмма нинди генә акыллы машиналар уйлап тапсалар да, аларны эшләтү өчен, кеше кирәк булачак, – дип фикерләрен уртаклашты Флорид Әхмәтшин.
Заводның иҗтимагый сәясәте үз хезмәткәрләренә карата хезмәт өлкәсендә көндәшлек мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
– Хезмәткәрләрне квалификация күтәрү курсларында да укыту оештырылган. Предприятие үз хезмәткәрләре һәм аларның балалары турында кайгырта: санаторийларга ташламалы юлламалар, Яңа ел бүләкләре бирелә, коллектив бәйрәмнәре оештырыла. Завод бюджет предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә һәм шәһәр чараларының, бәйрәмнәренең иганәчесе булып тора. Алабуганың 9 һәм 10нчы мәктәпләренә шефлык күрсәтә һәм мәктәп тормышының барлык аспектларында катнаша, ремонт ясый. Политехника көллияте белән тыгыз элемтәләр урнаштырылган, студентлар заводта практика үтә һәм күбесе монда үз карьерасын башлап җибәрә. Яшьләр һәрдаим өйрәнеп тора, аларга тәҗрибәле остазлар беркетелә, һәм соңыннан үзләре дә оста һөнәр ияләренә әйләнә. Шундый очраклар да бар, алар хәтта үзләренең безгә көндәш булырлык оешмаларын ача. Шунысын да әйтергә кирәк: практика үткән яшьләрнең якынча 50 проценты шунда ук безгә килсәләр, калганнары башка сәбәпләр (мәсәлән, армия сафларына китү һ.б.) аркасында килми калсалар да, күпмедер вакыттан соң, бу заводка киләләр. Якынча һәр елны йөзгә якын студент практика үтәргә килә, – диде Камил Сәлман улы.
Завод тормышының иң уңышлы елы дип, Камил Галимов әйтүенчә, 2017 елны санарга була, ул елны эш күләме 180 процентка җиткән. Эшне ике сменада гына түгел, өч сменада оештырырга туры килә, әмма башка вакытларда да эш күләме җитәрлек.
Катлаулы үсеш юлларын үтеп, базарда ныклы позицияләрне яуларга завод коллективына нәкъ менә бердәм рухы ярдәм итә, мөгаен. Чынлап та, көч – бердәмлектә, уңыш – хезмәттәшлектә икән бит. Бердәм булганда гына, югары үрләр яулап була. “АлАЗ” маркасы булган җиһазлар һәм машиналар Россия һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (СНГ) әйдәп баручы компанияләренең ышанычын һәм танылуын яулый.
Коллектив әгъзалары вахта транспорты, ташламалы туклану, төрле ташламалы юлламалар һәм башкалар белән тәэмин ителгән, профсоюз комитеты да үз эшчәнлеген дәвам итә. Кыскасы, завод хезмәткәрләренең киләчәккә оптимизм белән карарга бөтен нигезләре бар. Завод яңа проектларны тормышка ашыра, алдынгы технологияләр кертә, заманча техниканы киңәйтә. Киң технологик мөмкинлекләр аңа, кыска вакыт эчендә, базарга кирәкле югары сыйфатлы продукция җитештерүне оештырырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев