Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Кешеләрне яратыгыз. Игелек таратыгыз

Быел Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлау турындагы дипломны 212 кеше алды.

Матур күлмәкләр кигән, йөзләрендә бәхет һәм шатлык нурлары балкыган кызлар һәм егетләр мәдәният сараеның паркет залында җыелды. Дулкынланган әти-әниләр аларны фотога һәм видеога төшерергә ашыкты. Укытучылар да үз хисләрен яшерми: яхшы белгечләр әзерләп үз укучыларын олы юлга чыгарып җибәрүләренә куану да, аерылу сагышы да бар аларның күзләрендә.

Училище директоры, филологик фәннәр кандидаты Альфира Әкбәрова кичәге студентларга һәм аларның әти-әниләренә изге теләкләрен җиткерде, бәйрәмгә килеп шатлыкны уртаклашучыларга рәхмәт белдерде.

Училищены тәмамлаучыларның күп булуы - уку йортының заман таләпләренә җавап бирүен, аның уңышлы эшләвен күрсәтә, диде ул.

- Без үз укучыларыбыз белән горурланабыз! Бу безнең "алтын" фонд. Студентларыбыз кайда гына эшләсәләр дә, алар турында без бары тик мактау сүзләре генә ишетәбез, - диде Альфира Гыйльмулловна.

Мәдәният училищесы студентлары шәһәрдә үткәрелә торган чараларда актив катнаша. Бәйрәм саен шушы студентлар алабугалыларның һәм шәһәребез кунакларының күңелен күтәрә, матур җырлары, төрле-төсле костюмнары белән бәйрәм кәефе бүләк итә. Алабуганың мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Фәйзуллина моның өчен аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Уку дәверендә училище студентлары шәһәр, республика, Рәсәй һәм халыкара бәйгеләрдә катнашты. Аларның уңышларына без дә куандык. Иң активлар, тырышлар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алды.

Училищены тәмамлаучы студентларны котларга яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Таһир Әндәрҗанов, беренче сәнгать мәктәбе директоры Софья Сапожникова, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты филиалы директоры Ирина Нургатина килде (ул студентларны укуларын ташламалы шартларда дәвам итәргә чакырды).

Оркестр дисциплинасы мөгаллиме композитор Валерий Әхмәтшин өчен бу көн аеруча кадерле. Моннан нәкъ илле ел элек, оркестр бүлегенең беренче чыгарылыш студенты Валерий Әхмәтшинга, гел бишлеләр генә куелган диплом тапшырылган булган. Бу еллар эчендә күпме талант тәрбияләгән ул! Күпме егет һәм кызда музыкага һәм кешеләргә мәхәббәт уяткан! Читтән торып укучылар турында ул аеручы зур бер җылылык һәм хөрмәт белән искә ала, чөнки аларга укырга һәм шул ук вакытта эшләргә дә, гаиләне дә тәэмин итәргә кирәк. Рәсимә Вәлиуллинаны ул аеруча билегләп үтте.

- Альфира Гыйльмулловна, бу студенткага бишлеләр куелган ике диплом бирергә кирәк! - диде ул директорга мөрәҗәгать итеп. Халык, шаяртуны куәтләп, гөрләтеп кул чапты.

- Хөрмәтле студентлар! Училищены онытмагыз, сезне монда һәрвакыт көтеп алалар. Сезгә сәламәтлек, уңышлар телим. Кешеләрне яратыгыз. Игелек таратыгыз. Бәхетле булыгыз! - диде Валерий Әхмәтшин.

Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр - иҗади, кабатланмас рухлы кешеләр. Тик иң яхшылары да әлеге өлкәдә озакка тоткарлана микән? Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы илдә иң түбәннәрдән санала бит. Бәхеткә, хәзер җәмәгать тормышында мәдәниятнең тоткан урыны турында аек фикерләр дә ишетелә башлады. Димәк, бу кирәкле һәм зур хезмәтнең тиешле рәвештә бәяләнүе дә таулар артында түгелдер дип ышанасы килә.

Күңелләре зур ышанычлар белән тулы студентлар укытучылары кулыннан диплом алды. Оркестр, театр, хореография, дизайн һәм эстрада музыкасы сәнгате бүлекләрен тәмамлаган егетләр һәм кызлар бер-бер артлы келәм җәелгән юлдан атлады. Соңыннан Анастасия Тибукова һәм Илназ Шакирҗанов училище җитәкчелегенә һәм укытучыларга рәхмәт әйтте, аларның ышанычларын акларга вәгъдә бирде. Бәйрәм Мәрмәр залда табын артында дәвам итте.

Алия КАРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев