Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

КФУның Алабуга институтына 123 ел тулды

Узган эш атнасы КФУның Алабуга институтында бәйрәм чарасы белән тәмамланды, анда елга йомгак ясалды һәм иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Бәйрәмдә катнашкан Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, КФУның Алабуга институты — районыбызда төп уку йорты. Институт булу − Алабуга үсешенә зур ярдәм.
Быел Казан федераль университетына — 217, ә Алабуга институтына 123 ел тулды.
— КФУ үзенең күп гасырлык тарихында озын һәм бай юл узды. Бөтен коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ул илдә һәм дөньяда танылган фән һәм мәгариф үзәкләренең берсенә әверелде. Бүген коллектив төбәкне трансформацияләүгә ярдәм итү һәм, беренче чиратта, система барлыкка китерә торган проектларны генерацияләү юлы белән аның конкурентлык сәләтен күтәрү максатын куя, — дип башлады үзенең видеомөрәҗәгатен Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.
Ул вузның төп эш юнәлешләре белән уртаклашты һәм барлык хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде. Аларның хезмәтен КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон да билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, Казан федераль университеты тарихына катнашуыңны тану — зур горурлык. Алабуга институтында иҗади, фәнни, белем бирү проектларын бергәләп эшләү, югары уку йортының имиджы һәм аның үсеше өчен күп эшләр башкару гадәткә кергән. Бу аларның зур, көчле һәм тату гаилә булуын күрсәтеп тора. Елена Ефим кызы ректорның университет — ул беренче чиратта кешеләр, диюе белән килешүен белдерде. Шуны аңлау бик мөһим, һәр кеше университетта үз хыялын тормышка ашыру өчен урын таба, ә университет кешенең тырышлыгы бәяләнсенгә, барын да эшләячәк.
Бу көнне иң яхшы хезмәткәрләр һәм студентлар район башлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләренә лаек булды. Шулай ук аларның иң яхшылары Мактау тактасына кертеләчәк. Ветераннар да игътибардан читтә калмады. Югары уку йортының туган көне уңаеннан, аларга бассейн өчен абонементлар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X