Алабуга нуры

КФУның Алабуга институтында Халыкара кышкы тарихи мәктәбенең икенче этабы узды

Кышкы тарихи мәктәп 36 илдән 100 чит ил студентын җыйды.

17 марттан 20 мартка кадәр КФУның Алабуга институтында Халыкара кышкы тарихи мәктәбенең икенче этабы узды, аңа 36 илдән 100 чит ил студенты кушылды.

Кышкы тарихи мәктәп программасы «Россия һәм дөнья» темасына багышланган иде, бу исә төп тарихи вакыйгаларны һәм илнең дөнья тарихына йогынтысы турында фикер алышырга мөмкинлек бирде. Берничә көн дәвамында илнең алдынгы тарихчылары белән очрашулар, төркемнәрдә дискуссияләр һәм проект эшләре, Алабуга тарихи урыннары һәм музейлары буенча экскурсияләр, фәнни-белем бирү һәм мәдәни проектлар булды.
— Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгына, Россия мәгариф академиясенә, Россия Иҗтимагый палатасына, Россия тарихи җәмгыятенә меңьеллык тарихлы һәм уникаль мираска ия булган борынгы Алабуга җирендә Халыкара тарихи мәктәбенең икенче этабын югары дәрәҗәдә уздырулары өчен рәхмәт белдерәсем килә, — дип билгеләп үтте үзенең видеомөрәҗәгатендә КФУ ректоры Илшат Гафуров.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган тарихи мәктәпләр уздырырга кушты. Чит ил студентлары өчен халыкара тарихи мәктәпләр циклын үткәрү буенча проект 2020 елның декабрендә старт алды һәм Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

— Сер түгел, үзенең уникаль географик урыны буенча безнең ил Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасында аерым урын алып тора. Россиянең икътисади һәм фәнни потенциалы аны глобаль сәясәттә катнашучы итә. БМО Куркынычсызлык Советының даими әгъзасы статусында безнең ил тынычлыкны саклау өчен аерым җаваплылык тота, бүген бөтен кешелек алдында торган катлаулы проблемаларны хәл итүгә зур өлеш кертә. Россиядә шуны яхшы беләләр: җитди карарлар кабул иткәндә хәвеф-хәтәрләрне киметү, аларның сыйфатын арттыру өчен тарихны өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә Россия тарихи җәмгыяте бу мәктәп кебек агарту проектларына аерым игътибар бирә, — дип ассызыклады Россия тарих җәмгыяте рәисе Сергей Нарышкин үзенең видеомөрәҗәгатендә.

Әлеге мәктәп чит ил катнашучыларына Россия тарихының төп вакыйгалары турында максималь киң күзаллау алырга яхшы мөмкинлек булды. Әйтик, Мали Республикасыннан килгән Адама Трааре беренче тапкыр катнаша һәм Россия тарихы турында күбрәк белергә тели.

— Мин Мали Республикасыннан, Мәскәү дәүләт университетында лингвистика бүлегендә укыйм. Тарихи мәктәптә беренче тапкыр катнашам, кызык булыр дип уйлыйм. Россия тарихын бик аз беләм, шуңа күрә бу ил турында күбрәк белү өчен монда килергә булдым, — диде ул.

Тарихи мәктәп модераторы, Алабуга институты директоры Елена Мерзон Халыкара тарихи мәктәпләрнең мөһим ролен ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, студентлар өчен шундый күренекле галимнәр белән очрашу — бу бик зур тәҗрибә. Безнең шәһәрнең бу проектта катнашуы бик мөһим.
Иң яхшы эшләрнең авторлары «Ватан тарихы» фондыннан үз тикшеренүләре чорында егерме мең сум күләмендә айлык стипендия алачак. Моннан тыш, ябылу тантанасында Елена Мерзон проектлар конкурсында җиңүчеләргә татар милли баш киемнәре тапшырды. Халыкара кышкы тарихи мәктәп Россия гимнын башкару белән тәмамланды.

Чит ил студентлары өчен беренче халыкара тарихи мәктәп Болгар шәһәрендә уздырыла. Анда нәкъ менә Икенче бөтендөнья сугышында тарихи хәтер, сугыш булган урыннар турында сүз кузгатыла. Өченче этапта җәйге тарихи мәктәп уздыру планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: