Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Халыклар дуслыгы бәйрәме

Алабугада яшәүче төрле милләт вәкилләре Халык бердәмлеге көнен билгеләп үтте.

Иркен илебез киңлекләрендә 4 ноябрьдә төрле сәяси партияләр һәм иҗтимагый хәрәкәтләр: митинглар, концертлар, хәйрия һәм спорт чаралары оештыралар. Алабугада бу көнне зур бәйрәм чыгышы белән билгеләп үтәләр. Быел да Мәдәният сараеның мәрмәр залында руслар, татарлар, таҗиклар, әрмәннәр, төрекмәннәр, лезгиннар һәм башка милләт вәкилләре җыелды. Һәммәсе сый белән килгән. Шул рәвешле, концерт караучылар пәхләвә, кыстыбый кебек милли тәм-томнардан да авыз итте.

Халыклар дуслыгы бәйрәме белән залдагыларны райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Галина Калашникова котлады.

– Халык бердәмлеге көне. Бу төшенчә үзе халыклар бердәмлеге генә түгел, йөрәкләр бердәмлеген дә аңлата. Чын күңелемнән сезне шушы искиткеч бәйрәм белән тәбриклим. Хезмәттә, мәдәнияттә һәм бердәмлектә генә без алга бара алырбыз.

Бәйрәм көнендә гомуми милли мәдәни һәм милләтара татулыкны үстерүгә зур өлеш кертүче берничә кеше район җитәкчесе Рөстәм Нуриев исеменнән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алдылар. Бүләкләнүчеләр арасында “Иллюзион” кинотеатры директоры Зөләйха Әмирбәкова, Керәшен җәмәгать оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Николай Мельников һәм Алабуга районы Таҗик милли берләшмә рәисе Шерали Әмиров та бар. Шерали Әмиров сөйләвенчә, Россиядә аларның гаиләсе 25 ел яши инде, шуның 10 елын – Алабугада.

– Без Россиягә 90нчы елларда күчеп килдек. Тынгысыз вакыт булуга карамастан, милләткә бәйле сораулар килеп чыкмады. Безгә беркем дә “килеп тулдылар”, “син таҗик” яисә шундый сүзләр белән эндәшмәде. Сезнең шәһәргә мин университетны тәмамлагач килдем, башта Түбән Новгородта эшләгән идем, соңыннан бирегә җибәрделәр. Шушында калдык та. Сездә халык әйбәт, дустанә. Биредә 400 таҗик милләте вәкиле яши, оешмага утызга якыны йөри.

Тамила Малбандян сүзләренә караганда, аларны да Алабугада якты йөз белән каршылаганнар.

– Мин Әрмәнстанда туып үстем. Бирегә без ирем белән 20 ел элек күчендек. Балаларыбыз монда туды. Оешмабыз башка милләтләрнеке кебек үк . Шулай да без бәйрәмнәрне бергә җыелып үткәрергә тырышабыз, гаиләләребез белән даими очрашабыз. Алабуга күптәннән икенче ватаныбызга әйләнде. Шуның аркасында балаларыбыз берничә – рус, татар, әрмән телендә сөйләшә, тагын әле инглиз телен дә өйрәнәләр.

Өстәп әйтү кирәк, ТР Рус җәмгыятенең Алабуга бүлеге рәисе Елена, бәйрәм уңаеннан, шәһәр китапханәләренә Александр Пушкин исеме белән бәйле сирәк китаплар бүләк итте. Бу бүләк бөек рус шагыйренең тууына 220 ел тулуга багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев