Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Кичә Алабугада Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест үткәрелде

Ел саен әлеге чарада дөньяның 52 иленнән 800 меңгә якын кеше катнаша.

Кичә Алабугада Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест үткәрелде. Әлеге акция Россиядә Билгесез солдат көненә багышлап үткәрелә. Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле катлаулы ситуациягә карамастан, тест барлык күрсәтмәләрне исәпкә алып үткәрелде.
Тест Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары буенча 30 сорауны үз эченә алган иде, алар Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Хәрби университетының профессорлар-укытучылар составы тарафыннан әзерләнгән.
Ел саен әлеге чарада дөньяның 52 иленнән 800 меңгә якын кеше катнаша. 
«Зур тарих» халыкара проекты Россия Федерациясе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты тарафыннан 2015 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Проект яшьләрне тарихи яктан агартуга юнәлтелгән һәм берничә чараны үз эченә ала, аларның иң зурысы — «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» халыкара акциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев