Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Күлмәкле тугандыр бу бала...

Нефтьчеләр проспекты, 16 нчы йорт адресы буенча урнашкан тулай торак тәрәзәсеннән егылып төшкән яшь ярымлык бала, ходайның рәхмәте белән, исән калды.

Якшәмбе көнне кич белән кечкенә Илюшага сөт эчергәннән соң, әнисе аны йокларга яткыра. Хатын улының йоклап китүенә тәмам ышангач, табак-савыт юарга дип кухняга чыга. Бераз вакыттан соң өлкән улы каты кычкырып, Ильяның тәрәзәдән егылып төшүен хәбәр итә. Хатын бүлмәгә ташлана һәм тәрәзәгә күз сала: бала аста, бетон козырек өстендә, ята. Кай арада торган һәм тәрәзә янына килгән - менә анысы һаман табышмак булып кала. Ничек кенә булмасын, Илья тәрәзә янына куелган кечкенә өстәлгә баскан һәм чебен-черки үткәрми торган сеткага тотынган булса кирәк. Шул рәвешле ул бишенче каттан аска егылып төшкән.

Быел шәһәрдә мондый фаҗиганең икенчесе инде бу. Беренчесе бала үлеме белән тәмамланса, монысында малай исән калды. Табиблар әйтүенчә, ходайның рәхмәте илә, "күлмәкле туган" булса кирәк.

Хатын аска йөгереп төшкәннән соң, баланы күтәреп өйгә алып керә һәм "ашыгыч ярдәм" чакыра. Медиклар да санаулы минутларда ярдәмгә килеп җитә. Район үзәк хастаханәсендә балага "баш мие селкенгән" дигән диагноз куела. Әйтүләренә караганда, хәзер баланың хәле канәгатьләнерлек, бер атнадан ул әнисе белән өенә кайтып китәчәк.

Шәһәр-район эчке эшләр бүлеге инспекторы Л.Бикмуллина сүзләренә караганда, бала тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә - хатын берүзе өч бала үстерә. Күршеләре әйтүенчә, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмый, гомумән, уңай яктан характерлана.

-Мондый аяныч вакыйганың беренчесе генә булмавын истә тотып, кече яшьтәге балалары булган әти-әниләр колагына тагын бер тапкыр шуны әйтәсе килә: сабыйларны ялгыз калдырмагыз һәм тәрәзәдәге саклагыч челтәрләрнең баланы егылудан саклап кала алмавын искәртәбез,- ди Л.Бикмуллина.

Алия Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев