Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Курсантларыбыз белән горурланабыз

Алабуга Суворов училищесын тәмамлаган курсантларга ТР Эчке эшләр министры аттестатлар тапшырды.

Чыгарылыш тантанасына ТР Эчке Эшләр министры Артем Хохорин белән берлектә министрлыктагы барлык җитәкчеләр диярлек килгән иде.

-Суворов училищесында уку һәрвакыт зур горурлык саналды. Бу бәхетле билет күпләргә тәтеми дә бит әле. Сезнең өстә - форма, иңнәрдә -погоннар, ә бу сезгә күп нәрсә йөкли. Сез хәзер - кадетлык дуслыгының бер өлеше. Ватаныбызга хезмәт итегез һәм сезне монда нәрсәгә өйрәтүләрен исегездән чыгармагыз. Ватаныбызга мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, югары әхлаклылык, ир-ат намусының асылын аңлау, дуслык һәм үзара ярдәмләшү - бу асыл кыйммәтләр нинди генә чорда да үз асылын югалтмады һәм ул тормыш юлында сине озата бара,- диде министр курсантларны котлап.

Министр белән әңгәмә вакытында без Алабуга Суворов училищесы курсантларының БДИ нәтиҗәләре республикадагы уртача күрсәткечтән югары булуын да белдек. Хәер, монда гомуми физик әзерлек һәм тәрбия дә үз югарылыгына куелган. Аларны кайда гына булмасын, ике куллап кабул итәчәкләр.

Быел Алабуга Суворов училищесын 88 кеше тәмамлады. Аларның яртысы алга таба белем алуларын РФ Эчке Эшләр министрлыгы белем учреждениеләрендә дәвам итәчәк, калганнары шушы юнәлеш буенча эшләячәк. 30лап курсант Казан юридик институтына юл алачак. Әйтергә кирәк, әлеге тантанада вуз җитәкчесе генерал-майор Фоат Зиннуров та бар иде.

Бүгенге көндә училищеда Россиянең 12 төбәгеннән килгән 138 курсант белем ала. 120 дән артык суворовчы ТР МВДсына укырга җибәрелгән.

Курсантларның тигез рәтләр булып марш атлавы һәм күңелле кычкырып һавага фуражкаларын чөюе, вак тиенле акчаларның югарыга сибелеп җирдә зеңгелдәве - барысы да тантанага килгән ата-аналар һәм алабугалыларның күңелен нечкәртеп җибәрде.

- Һавага акча чөю - патша армиясе офицерларыннан калган борынгы традиция. Суворов училищесы һәм хәрби институтларны тәмамлаучылар һәрвакыт шулай эшләгән. Бу киләчәккә уңыш теләүне аңлата,- диде өченче курс начальнигы урынбасары, эчке хезмәт майоры Максим Елфимов.

Арчадан килеп белем алган курсант Фәрит Таҗиев:

- Әлбәттә, яңа нәтиҗәләргә ирешәсе килә, әмма күңелебезнең бер өлеше монда кала. Ничек кенә авыр булмасын, бу еллар тормышыбыздагы иң матур, иң күңелле еллар булып калачак. Минем әти эчке эшләр органнарында эшләде, хәзер абыйларым аның эшен дәвам итә. Берсе быел МВДның Казан юридик институтын тәмамлады,- ди горурланып.

Әнә шулай итеп, Алабуга тагын дистәләгән егетләргә һөнәр биреп, олы тормыш юлына озатты. Без дә үз чиратыбызда аларга хәерле юл теләп калабыз.

Наилә Баязитова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев