Ярминкәләр
Алабугада авыл-хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган атнада, алдан вәгъдә ителгәнчә, ярминкәләр ике көн рәттән узды. Монда катнашучылар саны да, тәкъдим ителгән товарлар да алдагы атнаныкы белән чагыштырганда шактыйга артык иде.
Узган атна ярминкәдә 8 сумнан 50 тонна бәрәңге, 6 сумнан 10 тонна кәбестә, 11 сумнан 30 тонна суган, 10 сумнан 5 тонна кишер, 180-260 сумнан 2 тонна бозау һәм 160-210 сумнан 3 тонна дуңгыз ите сатылган. Ярминкәдәге бәяләр базарныкы белән чагыштырганда 30 процентка очсызрак иде.
Алдагы ярминкәдә малларны тере килеш алып үзләре үстерергә теләүчеләрнең саны шактый булу сәбәпле,"Крикунов" хуҗалыгы һәм ХПП сату өчен 10 баш дуңгыз, "Яшь көч" агрофирмасы 5 баш бозау да алып килгән. Терлек сатып алырга теләге булганнардан гаризалар кабул итү дәвам итә. Аларның үтәлеше өчен авыл хуҗалыгы идарәсе җаваплы. Ярминкәдә шулай ук гөмбә, җиләк, төрле үләннәр, балык, сөт, йомырка һәм башка төрле кирәк-ярак алырга да мөмкин. Халык та ач йөрмәде төрле камыр әйберләре белән чәйләп алучылар, шашлык белән тамак ялгаучылар да шактый булды.
Бу ярминкәдә күрү буенча инвалидлар соравы белән "Алабуга УкупрПласт" янында "Вятские Зори" агрофирмасы һәм "Ворошилов" совхозы яшелчә һәм бәрәңге сату оештырды.
Көзге муллык ярминкәсенә авыл хезмәтчәннәре һәм шәһәр халкы да бик теләпйөри. Ләкин әле камиллеккә чикләр юк дигәндәй, җитешмәгән яклар һаман кала килә.
Очсызрак бәягә яшелчә, бәрәңге, ит алдым дип сөенүчеләрнең алган товарларын өйләренә кадәр алып кайтырга транспорт булмау кәефләрен кырды. Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы җитәкчеләр алдына эшне бу проблемага кабат әйләнеп кайтмаслык итеп оештыру бурычы куйды. Ярминкәдә бозау ите бәясенең күрсәтелгән чикләрне сикереп үтүе дә халыкта канәгатьсезлек тудырган. Ул 180 сумнан артмаска тиеш булса да, базар бәясен куып җитте. Ә өлкән буын иске базар территориясенең ташландык хәлдә булуына пошына. Җитәкчеләр бу проблема тиздән хәл ителәчәк, дип ышандыра. Иске базар мәйданын төзекләндерергә теләк белдергән инвестор инде табылган.
Ярминкәләр әле дәвам итә, оештыру эшләре, товарларның төрлелегенә кагылышлы теләк-тәкъдимнәре булганнар район башкарма комитетына
3-08-32 телефоны аша шалтыратып хәбәр итә ала.
Л.Зиннәтова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 08:55«Алабуга нуры»на языл һәм пицца от!Һәр дүшәмбе көнне без газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз.3500
-
20 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.19300
-
20 май 2022 - 13:12Татарстанда ял көннәрендә җепшек кар яву көтелә Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана.14900
-
20 май 2022 - 11:25Алабугалы Качка авылына автобусның даими йөрмәвенә зарланды Бакча сезонында әби бирегә көн дә йөри.14300
-
21 май 2022 - 16:278 яшьтән 17 яшькәчә балаларга түләүләрне ничек алырга? Сорауларга Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин җавап бирде.13800
-
21 май 2022 - 15:00Бер очрашу — үзе бер гомер КФУның Алабуга институтында шагыйрь Ркаил Зәйдулла һәм язучы Тәлгать Галиуллин белән очрашу кичәсе булды12301
-
20 май 2022 - 10:00Алабугада штрафны вакытында түләмәүчеләрне кулга алганнар Алар административ штрафларны вакытында түләмәгән.12100
-
20 май 2022 - 07:14Виноград утырту серләре Тәҗрибәсе белән танылган бакчачы Франс Хәлилов уртаклаша.11700
-
20 май 2022 - 08:00«Челтәр компаниясе» счетчикларны тикшерә башлады Тикшерү эшләре исәпләү приборы урнашкан урында үткәрелә.10800
-
20 май 2022 - 09:06Алабуга музей-ядкарьлегендә зәркән күргәзмәсе ачылды Бу Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге һәм CHAMOVSKIKH зәркән йортының беренче уртак проекты.10400
-
21 май 2022 - 08:07Алабуга районындагы чәчү эшләре озакка сузылган яңгырлар аркасында тоткарлана Яшелчәчелеккә һава торышы әлегә зур үзгәрешләр кертмәде.10000
-
21 май 2022 - 13:00Алабуганың 4нче гимназиясендә Каюм Насыйри исемендәге татар теле кабинеты ачылды Шул ук көнне белем йортында төбәк методик семинары үтте.9600
-
22 май 2022 - 16:30Алабугада быел 23 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак Бүгенгә Яшьләр урамындагы 10нчы йортта эшләр тулысынча төгәлләнгән.9100
-
22 май 2022 - 15:00Мең елдан соң да татар булып туачакбыз 2 нче татар гимназиясендә ислам диненең кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышланган олы бәйрәм — «Тамыр булып тарал үткәнгә» исемле спектакль-тамаша булды.8900
-
21 май 2022 - 10:00Алабуга урамнарында чәчәкләр утыртыла башлады Барлыгы 57 меңләп чәчәк утыртырга ниятлиләр.8800
-
22 май 2022 - 10:00Алабугалылар үз йортларында алкоголь кибетен ачуны тыюны сорыйлар Алабугалыларны ТР юстиция министры урынбасары Айнур Галимов кабул итте.8800
-
22 май 2022 - 08:50Алабуга районында 7678 тонна сөт савып алынган Иң югары күрсәткеч «Мир» җәмгыятендә.8400
-
21 май 2022 - 11:30Алабугада «Татарстанның чиста урманнары» акциясе барышында 10 капчык чүп җыелды Алабугада «Татарстанның чиста урманнары» республика чарасы кысаларында халыкта «Ун гектар» дип йөртелгән урында өмә булды.8200
-
22 май 2022 - 11:23Алабуга уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча проектларның Бөтенроссия конкурсында катнаша Гариза Шишкин буалары тирәсен төзекләндерү буенча биреләчәк.8200
-
23 май 2022 - 08:55«Алабуга нуры»на языл һәм пицца от! Һәр дүшәмбе көнне без газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз.3500
-
23 май 2022 - 08:11Алабугада балаларның җәйге ялы турында сөйләштеләр Уку елы тәмамланып килә, балаларның бер өлеше шәһәрдән читтә ял итәчәк, кайберләре мәктәп яны лагерьларында булачак, кемнәрдер җәй айларына эшкә урнаша.3400
-
23 май 2022 - 09:07АО «Транснефть — Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие на подводном переходе нефтепровода в Республике Татарстан Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели плановое учебно-тренировочное занятие (УТЗ) на подводном переходе магистрального нефтепровода (ППМН) Холмогоры — Клин через реку Волга в Республике Татарстан.3400
-
23 май 2022 - 10:17Татарстанда йомырка, кәбестә һәм кыяр арзанайды Бәрәңгенең бәясе 3,3 процентка арткан.2700
-
23 май 2022 - 12:08Алабугада бер атнада 2 янгын килеп чыккан Сәбәбе — янгын кагыйдәләрен бозу.2600
-
20 май 2022 - 16:20Казанда һәм Болгарда 20, 21 майда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган уникаль ут тамашасы күрсәтелә Ут тамашасы 20:00дә башланып төнге сәгать 1гә кадәр дәвамм итәчәк.2000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика