Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды
«КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.
Бу атна рейтингында беренче өчлектә — Сарман, Актаныш, Нурлат районнары.
«КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарны атады. Рейтинг ВКонтакте социаль челтәрендә оештырылган тавыш бирүдән чыгып төзелә.
Бу атнада иң күп тавыш җыйган кала — Сарман. Икенче урында Актаныш, өченче булып Нурлат тора. Тавыш бирү нәтиҗәсенә үзгәреш кертелмәсә, "Китап"лылар матурлык эзләп Сарманга юл тотачак«, — диде радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.
Бер атнада 900гә якын кеше тавыш биргән.
«КИТАП FM» радиосы Казанда 98,6 FM ешлыгында эшли, аны смартфон аша да тыңларга мөмкин. Радионы йөкләп тыңлаучылар саны ике елда 20 меңнән артып китте. Радиода матур татар җырлары, әдәби әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр яңгырый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев