Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Татарстан балалар бакчаларында туклану өчен түләү арта

2021 елда балалар бакчасында туклану өчен түләү 5 сумга күтәрелә.

2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве 4 процентка артачак. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Республика балалар бакчаларында ата-аналар түләве күләме 4 процентка, ягъни, 114 сумнан 158 сумга кадәр артачак. Түләү уртача 125 сумга арта. 
Министр сүзәләренчә, ата-аналар түләвенең артуы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшчәнлеген финанс ягыннан тәэмин итүгә чыгымнарның артуы белән бәйле. Моннан тыш, туклануны оештыру да кыйбатланган.
Ата-аналар түләве күләме төркемнең юнәлешенә, мәктәпкәчә белем бирү оешмасының эш режимына һәм төркемдә тәрбияләнүчеләрнең яшенә бәйле. Әйтик, өч яшьтән өлкәнрәкләр 10,5 сәгатьлек гомуми үсеш төркемендә булганда, ата-аналар түләве 125 сумга артачак һәм 3 252 сум тәшкил итәчәк. 
Балалар бакчасы өчен бирелә торган барлык социаль ташламалар һәм компенсацияләр саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев