Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Җәмәгать тәртибе сагында 20 ел

Алабугадагы “Форпост” үзенең егерменче туган көнен билгеләп үтте. Бу уңайдан Мәдәният сараенда зур бәйрәм концерты булды.

“Форпост”ның туган көнендә барысы да чын юбилейдагыча булдыкүп кунаклар, бүләкләр, һәм, әлбәттә инде, мәртәбәле кунаклар. Тантана ияләренең “учагы” янына Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының физик тәрбия, спорт һәм туризм буенча комитеты әгъзасы Марат Бариев, “Форпост” республика үзәге директоры Тимур Камалетдинов һәм райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ленар Нургаянов та килде. Марат Бариев үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, җирле “Форпост” әгъзалары эшкә иҗади караулары белән аерылып тора.

– Хәзер җәмгыятьтәге проблемалар буенча күп төрле иҗтимагый тикшеренүләр бар. Беләсезме, яшьләр нәрсәне беренче урынга куя? Гаделлек юклыгын. Менә шул, “форпост”чылар, кайда яшәүләренә карамастан, гаделлекне саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Ә сез шуны күңелле һәм кызыклы итеп эшли беләсез. Алабугалыларның гамәлләре һәркайда иҗади һәм гадәти түгел.

Бу бәя белән республика “Форпост”ы җитәкчесе Тимур Камалетдинов та тулысынча риза.

– Башка үзәкләр белән чагыштырсак, Алабуга “Форпост”ы иң активлардан берсе. Мәсәлән, күптән түгел генә “Форпост” бүлекчәләре арасында республика буенча иҗат фестивале узды һәм сезнең шәһәр бик яхшы чыгыш ясады. Алабуга, афәрин!

“Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте үзәге белән Любовь Степанова җитәкчелек итә. Бу урынны ул 2012 елдан били. Үзәкнең беренче директоры Илнур Әкбәров бүген Менделеевскидагы “Форпост”ны җитәкли. Любовь Степанова әйтүенчә, “Форпост”ның төп максаты – җәмәгать тәртибен саклау.

– Алабуга “Форпост”ын җитәкләргә мине Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге башлыгы һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча җирле үзәкнең кураторы Наталья Касимова чакырды. Анда эләккәнгә кадәр, мин 19 ел мәдәният һәм сәнгать көллиятендә мөгаллим булып эшләдем. Бу ике өлкә бер-берсеннән җир белән күк кебек аерыла сыман, әмма нәкъ шулай булып чыкты да. Югыйсә, исәпләсәң, яшүсмерләр белән эш әйдаманнарныкын хәтерләтә, үземнең укытучылык эшчәнлеген мин шуннан башлаган идем. Әйтергә кирәк, җирле “форпост”чылар – полиция хезмәткәрләренең беренче ярдәмчеләре, күләмле чара үткән көннәрдә алар булыша, тәртип саклаучылар белән бергә рейдларга чыга. Өстәвенә, ватанпәрвәрлек юнәлешендә шәһәр күләмендәге чараларны уздыру – алар җилкәсендә. “Форпост”ның 20 ел эшләү дәверендә, аның сафларында берничә мең алабугалы булып өлгерде. Бүген ул 12 яшьтән 30 яшькәчә 873 кешене берләштерә. Шулай да, быел эксперимент рәвешендә мәктәпкәчә яшьтәгеләрне дә кушарга булдылар. Аларның отряды “Полициянең яшь ярдәмчесе” дип атала. Башлыча алар ЮХИДИның “Каешны эләктер” яисә “Юл-транспорт вакыйгасы корбаннарын искә алу көне” кебек кисәтү рейдларында катнаша.

Иван Маслов – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты. Форпост”ка ул өч ел элек килгән. Әйтүенчә аның бу адымы максатчан һәм уйлап эшләнгән.

– Мин гомумән үземне илнең патриоты дип саныйм, шуңа күрә хәзердән үк Кораллы Көчләр сафында хезмәткә хәзерләнәм, мисалга, парашюттан сикердем инде. Һәм шушындый отряд барлыгын белгәч, анда керү өчен, барын да эшләдем. Хәзер шәһәр һәм республика күләмендәге барлык чараларда катнашам. Отрядыбызның командиры да.

Бәйрәм көнендә “Форпост”ның иң яхшы хезмәткәрләре һәм әлеге хәрәкәт ветераннары мактаулы грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев