Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Михаил Марфин: «Укуга гына түгел, тыңлауга да зәвык тәрбияләргә кирәк»

Алабугада беренче тапкыр кычкырып уку буенча «Тере классика» дип аталган Бөтенроссия уку көне үтте.

Чара Көмеш гасыр китапханәсендә булды. Аны Президент фондлары гранты булышлыгы белән «Тере классика» фонды оештырды.

Бөтенроссия уку көнендә район башлыгы Рөстәм Нуриев тә катнашты. Ул даими укырга һәм үзең өчен яңа авторлар ачарга кирәклегенә игьтибар итте, чөнки бу яшәүгә билгеле бер этәргеч бирә. Иң беренче булып яңгыраган шигырь Габдулла Тукайныкы булды — район башлыгы бөек татар шагыйре иҗатыннан бер өзек укыды.

Алабуга музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко Алабуга шагыйрьләр һәм үз җырларын башкаручылар өчен илһам чыганагы булып тора, дип билгеләп үтте һәм Тукайның «Рус җирендә» шигырен укыды. Чарада шулай ук КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон, АМР Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов, шагыйрь Рәхим Гайсин һәм башкалар катнашты.

Россия телевидениесен алып баручы һәм сценарист, Мәскәү барды Михаил Марфин бәйрәмнең махсус кунагы булды.

— Тормышыбыздагы куанычларның берсе — ул уку шатлыгы. Кино, театр, шоу-бизнес белән ничек кенә хозурлансак та, уку гына үзеңә аңлау мөмкинлеген бирә. Укыган вакытта, син — режиссер да, актер да, рәссам-куючы да, — дип саный Михаил Марфин.

Михаил Наумович безнең шәһәр турында кичерешләрен дә уртаклашты:

— Алабугага эләгүем өчен, язмышыма бик рәхмәтлемен, аңа сокландым һәм хушландым. Бу гаҗәеп бер хис. Мисалга, Мәскәүдә элекке мохит сөргән бер почмак та юк. Биредә исә, мәсәлән, XIX гасырга чумып була, физик һәм рухи яктан да. Бөтен халәтемне аңлатырлык сүзләр таба алмыйм хәтта.

Михаил Марфин үзенең берничә җырын башкарды. Аның бу фонд чараларында беренче тапкыр гына катнашмый.

— Миңа кычкырып уку фикере бик ошый, чөнки теләсә кайсы тел тыңларга матур. Аеруча шигырьләр. Хәзер аудиокитаплар таралуы очраклы түгел. Кешеләр әдәбиятны рәхәтләнеп тыңлый. Шуңа да бала чактан ук укуга гына түгел, тыңлауга да зәвык тәрбияләргә кирәк, — ди.

Дүрт сәгать дәвамында алабугалылар классика әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укыды. Иң яшь укучы — дүрт яшьлек Эмиль Анисимов Сергей Есенин шигырьләрен укып, тамашачылардан алкышлар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев