Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафонында 18ләп концерт көтелә

Һәркем әдәби-музыкаль десантны үзенә чакыра ала. Моның өчен бары үз авылың һәм районың өчен тавыш бирергә кирәк.

«Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны җәй буе дәвам итәчәк.
Аның кысаларында 18дән артык әдәби-музыкаль концерт уздыру планлаштырыла. 

Бу хакта автомарафонга багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды. Әлеге проект бу елның 26нчы июнендә башланган.

Ике ай ярым вакыт дәвамында «Китап» радиосының махсус тавыш аппаратурасы ярдәмендә «җырлап» йөрүче легендар автобусы, җырчылар, алып баручылар, нәфис сүз осталары белән бергә республиканың район, шәһәр, авыл урамнарын урап кайтырга, шулай ук Казанның берничә паркында һәм сәүдә үзәге тирәсендә урам концертлары бирергә ниятли. 

«Радионың социаль челтәрләрендә махсус тавыш бирү процессы бара. Безне күрергә теләгән һәркем шул аккаунтларга кереп, үз авыллары өчен тавыш бирә ала», — диде баш мөхәррир. 

Концертны үзенә чакырырга теләгән һәркем шушы сылтама буенча кереп, тавыш бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев