Минем тавыш килер искән җилдән...
Хәтәр елларда Әйләнә дә килә язлар, әйләнә дә килә көзләр,- дип җырлыйлар халыкта. Ул еллардан соң бик күп язлар, бик күп көзләр үткән. Көз дигәнең алтын да, уңышлы да, мул да... караңгы һәм ямьсез дә була. Шуңадыр илебез тарихындагы иң тетрәндергеч, фаҗигале еллар - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне...
2009 елда Алабугада, Россиядә беренчеләрдән булып, шушы елларда шәһит киткән корбаннар истәлегенә мемориал-һәйкәл ачылды. Репрессия елларында (1929 - 1957 еллар) Алабуга шәһәре һәм район авылларыннан 133 кеше "халык дошманы" тамгасы белән атып үтерелгән. Күпмесе төрмәләрдә, лагерьларда ачлыктан, газаплаулардан дөнья куйган. Ә Морт авылыннан 12 кеше, нахакка гаепләнеп, төрле срокка төрмәгә озатылган. Нинди гаепләре бар иде соң аларның? Ач-ялангач балаларына умачлык он тапмый, бәрәңге шулпасы пешереп ашата алмый гаҗизләнгән аналар - бер уч ашлык, ике-өч бәрәңге өчен; торыр өе, асрар малы булмаган укытучылар, башка укымышлы затлар нахакка туган җирләреннән сөрелеп, күтәралмас авыр хезмәт, төрле авырулар сәбәпле, чит-ят җирләрдә ятып калган яки көч-хәл белән яңадан кайтып егылган. Алар барысы да ил авырлыкларын иңнәрендә күтәргән, ил өчен утка кергән, халыкка аң-белем тараткан абруйлы затлар булган ич.
Ә менә күпме еллар үткәч, оныклар үсеп җитеп бабаларына һәйкәл куяр дип кем уйлаган... Бу эштә рәссам һәм дизайнер Алмаз Хисаметдиновның да хезмәте зур.
БЕР КАЙТЫРМЫН, КӨТЕГЕЗ!
Әтиебез Борһанетдин Хисаметдинов 1938 елның 14 ноябрендә кулга алына. Ул Морт мәктәбендә укытучы булып эшли, бик акыллы, гыйлемле булуы белән аерылып тора.
Әти, нахакка гаепләнеп, 38 нче статья буенча ун елга хөкем ителә. Саубуллашканда: "Минем бер гаебем дә юк, көтегез, кайтырмын,"- дип китеп бара. Ләкин, ни кызганыч, шул китүдән кире әйләнеп кайта алмады. Без дүрт бала әни кулында калдык, безгә "халык дошманы балалары" дигән кара ярлык тагылды.
Кара, ач еллар
Ул елларда гаилә күргән авырлыкларны сөйләп, язып кына аңлатырлык түгел. Ашарга юк, өй җылытырга ягарга утын юк. Кечкенә булсак та, мәктәптән кайткач, малайлар белән бергә чана тартып, корыган агач ботаклары җыярга урманга барабыз. Лесник очраса, анысыннан да колак кагасың, җитмәсә, балтасы белән чанабызны да чапкалап ватып бетерә иде.
Яз җиттеме, ачтан үлмәс өчен, җир өстендәге ашарга яраклы барлык үләнне: кычыткан, балтырган, көпшә, кыр суганы җыеп ашадык. Агач-куак бөреләрен он итеп тарттыра иде халык. Язын җыйган черек бәрәңге күмәче дә безгә ризык булды. Әнә шулай зур кыенлыклар күреп, хәерчелек белән көн итәргә күнектек, түздек, бирешмәдек, көчтән килгән кадәр эшләргә тырыштык. Сәния апа ат җигеп колхозда эшләде. Расим белән Раиф абый бер эштән дә курыкмадылар, кая кушсалар, шунда эшләделәр.
СУГЫШ дигән афәт
Сугыш башланды. Дәһшәтле сугышның һәр көне кан һәм үлем, йөрәк сагышы, сыкрау һәм хәсрәт алып килә. Дәүләт салымнары һәм заемнар тормыш авырлыгын тагын да арттырып, халык җилкәсенә зур йөк булып төшә. Аталары сугышта булган гаиләләргә ташлама ясалса, "халык дошманы" мөһерен йөртүчеләргә ул икеләтә, өчләтә арттырыла иде. Булмаган йомырка, ит, сөт, майны каян аласың да, ничек түлисең? Төнлә килеп әнине авыл советына алып китүләр, өйнең астын-өскә китереп тентүләр - бүген дә куркыныч төш кебек, бәгырьне өзгәләп искә төшәләр.
Әниебез Зөләйха сабыр, уңган, тырыш, алтын куллы һөнәр иясе иде. Ничек итсә итте, безне ач-ялангач, алама йөртмәде. Колхозда да эшләде, үзебезгә дә, кешегә дә бик матур итеп киемнәр тегә иде. Без дә әнинең йөзенә кызыллык китермәс өчен тырышып укыдык, тырышып эшләдек. Башлангыч сыйныфта белем биргән укытучым Әминә апа Зиннурова очраганда: "Хисаметдиновларның барысын да үзем укыттым, бик яхшы укыдылар, математик булдылар",- дип аркамнан сыйпап китә иде.
Мин кечкенәдән рәсем, төрле әйберләр ясарга яраттым, шуңа күрә Казанга сәнгать училищесына укырга керергә теләп, имтихан тапшырдым. Фәннәрне "бишле" билгесенә генә тапшырсам да, "халык дошманы" баласына анда ишекләр ябык булып чыкты - укырга алмадылар. Миңа бу һөнәрне үзлегемнән өйрәнергә туры килде. Тормыш сынауларын бер-бер артлы җиңеп чыгарга, кыенлыкларга бирешмәскә әнә шулай күнектем булса кирәк. Гомерем буе теләгән эшемне җиренә җиткереп, ахыргача башкарып чыктым.
Батырларга - һәйкәл
Бөек Җиңүнең 25 еллыгы уңаеннан Совминның һәр авылда обелиск торгызу турындагы карары чыккач, бу эшне миңа йөкләделәр. Клубта эшләгән чак иде. Дөрес, миңа җитәкчеләр дә бик булышты. Тырышлык, тынгысыз хезмәт, эзләнүләр белән төзелгән авыл тарихы - аның язмышы белән бәйле булган истәлекле урын - обелиск бүген дә халык хәтерен саклап балкып тора.
Күренекле язучы Эдуард Касыймов "Һаваларда тургай" романында Морт авылы егетләре һәм обелиск турында искә алып болай дип яза:
-...Клуб каршындагы чат башында акшарланган тәбәнәк таш баганалар. Алар үзара юан-юан чылбырлар белән тоташтырылган, эчтә аллы-гөлле чәчәкләр... Уртада.... югарыга, шактый биеккә очлаеп-нечкәреп менгән өч кырлы һәйкәл... Күркәм дә, үзенчәлекле дә. Бик тә башлы егет, диләр, бу клуб мөдире Расихны! Ил азатлыгы өчен һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар авылда йөзәрләгән...
Аның үз әтисе дә бар булганы белән шушы металл штыкта мәңгеләшкән... Әйе, шулай булсын иде инде...
Туганнарым-җаннарым
Олы апабыз Сәния әнинең укучысы булды. Бик сәләтле тегүче-кисүче булып эшләде.
Раиф абый флотта хезмәт иткәннән соң, океан кит аулау судносында механик булып эшләп, лаеклы ялга китте. Расим абый башта һөнәр училищесын, аннан Тау эшләре буенча техникум тәмамлады, Новокузнецк шәһәрендә шахтада эшләде. Намуслы хезмәте өчен күп төрле бүләкләргә, шул исәптән Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булды, "Почетлы шахтер" исемен йөртте.
Халкыма хезмәттә
Ә мин, иң кечеләре, читтән торып мәдәният училищесын тәмамладым. Санкт-Петербургта профсоюзларның югары мәктәбендә укыдым. Гомерем буе халыкка, авыл халкына хезмәт иттем. Җитәкчеләр хезмәтемә югары бәя бирде. Хезмәттәге уңышларым өчен Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәре бирелде. "Алабуга шәһәре һәм районының мөхтәрәм кешесе" исеменә лаек булдым.
Юк, без "халык дошманы балалары" булмадык, намуслы хезмәт кешеләре булып үстек.
Бик соң акладылар шул әтиләрне. Бу еллар эчендә күпме шәхесләр гаепсезгә рәнҗетелгән, газапланган, атып үтерелгән. Ә күпме балалар ятим, әтисез тилмереп үсте.
Соң булса да, рәхмәт...
Дәүләтебезгә, җитәкчеләргә рәхмәт, соң булса да, дөреслекне халыкка җиткерде. Хаксызга рәнҗетелгән, кимсетелгән кешеләрнең исемнәрен аклады. Бүген исән калган балаларына, туганнарына кайгыртучанлык күрсәтә, ярдәм итә.
Гомер уза тора, буыннарны буыннар алмаштыра, әмма хәтер югалмый. Без дә өлкән кешеләр булдык. Шөкер, хәзерге тормышыбызга сөенеп бетәрлек түгел!
Мин гаиләм белән туган авылымда эшләвем һәм яшәвем белән горурланам.
Расих Хисаметдинов
Морт авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев