Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Мәктәптә юбилей кичәсе

Кичә һәркемнең күңеленә үзгә бер җылылык һәм моң салды. Шулай дими мөмкин түгел, чөнки ул үзебез яши торган шәһәрнең шагыйрәсе Гөлзадә апа Әхтәмованың 75 яшьлек олуг бәйрәменә багышанган иде. Анда мәдәният көллиятенең барыбызга да таныш баянчысы, күп җырлар авторы, композитор Владимир Мироваев катнашты.

Кичәне укытучыбыз Гөлфинур Гыйльфанова искиткеч төгәллек һәм тәэсир көченә ия булырлык эчтәлекле итеп әзерләгән. Ул кичәнең сценарисен дә үзе яза, Гөлзадә апаның өендә булып, аннан интервью дә ала. Кызы Алсу (Алсу 10 нчы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы) видеога төшерә. Гөлзадә апа үзенең балалык хатирәләрен яңарту вакытын экраннан яратып карады.
Гөлзадә апаның бик күп шигырьләре һәм җырлары яңгырады бу бәйрәмдә. Аларга Владимр Мироваев көй язган. Аларны үзе бик матур уйнады. Ни дисәң дә, йөрәк аша үткән моң авазлары ич алар. Автор иҗат итү алымнарын үзе генә белә. Үзе генә белгән шул моңнарны башкалар күңеленә сала. Укучы балалар, укытучылар авторның профессиональ уйнавын бик яратып тыңлады. Соңыннан үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.
Кичәнең соңгы өлешендә Гөлзадә апа шигырьләрен укыды. Билгеле, бу кичә аның күңелен дулкынландырмый калмады. Ул туган авылы Әгерҗе районындагы Исәнбай авылын, аның матур табигатен, анда үткән бала чагын һәм үсмер чорларын, мәктәп елларын искә төшермичә үтә алмады. Ул елларга кагылган шигырьләрен укыганда, күңеле белән туган якларына кайтып та килгәндер.
Аерым бер игътибар Бөек Ватан сугышы елларына карата булды, чөнки шагыйрәнең сабый чагы шул вакыт белән бәйләнгән.
Гөлзадә апа үзенең исеменең тарихын да яратып аңлатып китте. Бөек Ватан сугышына китеп баручы әтисенең теләге булган ул. Кызганыч, ата гына соңыннан кызының шагыйрә булып, үз исемен күпме кешегә танытасын белә алмаган.
Еллар Гөлзадәсен шагыйрә итеп кенә калмады, аны халыкка танытты һәм шагыйрә яшәгән төбәк аны бик хөрмәт итә. Билгеле, моның өчен кызына күпме көч түгәргә, язарга, эзләнергә туры килде. Алабуга тарихы өчен дә нәкъ менә Гөлзадә апа эзләнүләре моңарчы халыкка билгеле булмаган мәгълүматларны табуы һәм язуы бик кирәкле иде. Моның өчен алабугалылар Гөлзадә апага бик рәхмәтле.
Гөлфинур Әсхәтовна кичәне нәкъ Гөлзадә апаның туган көнендә үткәрде. Бу да аерым игътибарга лаек, чөнки Туган көнендә дә шагыйрә укучылары арасында иде. Үз исемеңә лаеклы сүзләр ишетү бигрәк тә бу көнне аның күңеленә дә рәхәтлек хисләре бирми камагандыр, шуңа күрә кичәдә катнашкан 2,3,4 сыйныф укучыларына, укытучыларыбыз Гөлфинур Әсхәтовна, Сәлимә Хәмитовна, Тамара Каләмдәровна, Ландыш Мусаевна, Людмила Петровналарга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
"Татар иле"шигырен сөйләүче 4 нче сыйныф укучысы Азат Ильясовка да аерым тукталмый мөмкин түгел. Шундый матур тавышка һәм сөйләү осталыгына ия булган бу балага сокланмыйча кала алмыйсың. Татарның шундый балалары булуы сөендерә.
5нче сыйныф укучылары Азалия Гыйлметдинова һәм Камилә Титова Гөлзадә Әхтәмова шигырьләрен сөйләп, кичәгә ямь өстәде. Өлкән сыйныф укучылары юбилярыбыз иҗаты һәм тормышына багышланган стена газеталары чыгарган иде. Башлангыч сыйныфлар Гөлзадә Әхтәмова шигырьләренә иллюстрацияләр ясады. Залда шагыйрәнең китаплары күргәзмәсе дә әзерләнде.
"Гөлзадә Әхтәмова - яраткан язучыбыз" исемле бу музыкаль-әдәби кичә һәркемнең күңелендә матур эз калдырды. Без шагыйрәбезгә карата ихтирам һәм мәхәббәтебезне шулай белдердек.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: мәктәпләрдә уздырыла торган кичәләр укучылар хәтерендә кала. Ә бу яшь буында туган җиренә, аның танылган шәхесләре белән кызыксыну һәм аларга карата мәхәббәт хисләре тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев