Алабуга нуры

Музей кәһвәханәсе

Бу атнаның дүшәмбесендә, музей кофейнясы ачылды. Тантанага Алабуга район башлыгының урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина һәм КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон чакырылган иде.

Кәһвәханә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең эчке ишегалдында урнашкан. Ачылу тантанасында Зөлфия Сөнгатуллина үзенең котлавын җиткерде.

– Җәй айларында үтәчәк истәлекле вакыйгалар алдыннан, мондый бинаны ачу бик күңелле, – дип белдерде Зөлфия Сөнгатуллина. Тантананы әлеге ядкарьлекнең генераль директоры Гөлзада Руденко ачып җибәрде.

– Әлеге кәһвәханә башта арт-симпозиумның катнашучылары өчен генә булган булса, хәзер ул Алабуга шәһәрендә яшәүчеләргә һәм барлык кунакларга ачык. Теләгән һәркем тәмле кәһвә эчеп, ял итеп чыга ала, – диде Гөлзада Руденко.

Кәһвәханә дүшәмбедән кала, һәр көнне иртәнге сәгать тугыздан кичке алтыга кадәр эшли.

Тантанага Түбән Новгород өлкәсеннән дә кунаклар килгән иде. Рәмзия Сибгатуллина әйтүенчә, аның Алабугага беренче тапкыр гына килүе түгел. Ул шәһәрдәге тынычлыкны, яхшы мохит, тарихи урыннар һәм төрле музейлар булуын ассызыклады.

Символик кызыл тасманы кискәннән соң, кунаклар эчкә узды. Кәһвәханәне шундый уңайлы, матур, чиста итеп аякка бастыру өчен, бик күп көч түгелгәне күренеп тора. Интерьер дизайныннан алып, менюга кадәр – барысы да энәсеннән җебенә кадәр уйланылган, һәр нәрсә җиренә җиткереп эшләнгән. Моңа музейда эшләгән һәр кеше үз өлешен керткән. Заман таләпләренә туры китереп җиһазланган, кунакларга ял итеп, тәмле кәһвә эчеп чыгу мөмкинлеге тудырылган.

Озакламый уздырылачак Спас ярминкәсе, җәйге кичләр алдыннан, бу яхшы ял урыны булыр дип ышанып калабыз. Кунакларда әлеге кәһвәханә бары тик күтәренке кәеф, якты хисләр калдырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: