Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Музей-ядкарьлек өчен әһәмиятле вакыйга

25 декабрьдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Әлеге чарада Алабуга музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Лиана Сәетова, ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Рәисе Иван Гущин һәм башкалар катнашты.

Тантана барышында билгеләп үтүләренчә, 30 ел эшләү дәверендә музей-ядкарьлек түбәндәгеләргә ирешкән: 3 миллион 50 мең 272 турист кабул ителгән, 167 мең 535 экскурсия уздырылган, 54 экскурсия маршруты эшләнгән, музей-ядкарьлек составында барлыгы 26 структур бүлекчә, 16 музей-күргәзмә объекты, 166 хезмәткәр эшли. Юбилей елы уңаеннан музей  хезмәткәрләре халыкара һәм республика күләмендә йөзләгән чара үткәргән, Россиядә һәм чит илләрдә дистәләгән күргәзмәләр ачкан.

Чараны Гөлзада Руденко ачып җибәрде. Ул, үз чиратында, музейның барлыкка килү вакытындагы үсешенә йомгак ясады һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты:

– 30 ел бер караганда, бик аз вакыт кебек тоела. Шулай булса да, аның дәверендә бик күп эшләр башкарылды. Алабуга шәһәре – Россия Федерациясенең бөтенлеген саклап калган биш шәһәрнең берсе. Музей-ядкарьлек булдыру мәдәни мирас объектларын саклап калу өчен кирәк иде, чөнки алар шәһәребездә бик күп, – дип билгеләп үтте Гөлзада Руденко.

Чынлап та, музейның Алабугада шәһәр тарихын һәм туризмны үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Моны әлеге чараның күп санлы кунаклары да раслады.

– Барлык күрсәткечләр буенча да Алабуга музей-ядкарьлеге әйдәп баручыларның берсе булып тора. Хәзер әлеге музей республикадан читтә дә танылу алды, чөнки төрле илләрдә күп санлы күргәзмәләр ачылды. Бу – бик зур эш нәтиҗәсе, һәм аның бер урында гына тормаганын, даими рәвештә үсүенең бер дәлиле булып тора, – дип ассызыклады Дамир Нотфуллин.

Людмила Рыбакова музей-ядкарьлекнең кече яшьтән үк мәдәниятне үстерүдә һәм формалаштыруда зур йогынты ясавын билгеләп үтте. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев Алабуга музей-ядкарьлеге җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә котлау сүзләрен җиткерде. Ул бүләк итеп бер миллион сумлык сертификат тапшырды. Шундый ук бүләкне ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев та ясады.

Бәйрәм тантанасында музей-ядкарьлегенең иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты, Алабуга муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары, “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” күкрәк билгеләре, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитетының һәм Алабуга районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чараның рәсми өлеше музейның 30 еллыгына багышланган журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев