Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Нәни йолдызлар зур сәхнәдә

Алабугада балалар бакчаларында тәрбияләнүче кыз балалар арасында “Мисс Дюймовочка- 2017” бәйгесе узды.

Хәтерләсәгез, ул ел саен Әниләр көне алдыннан үткәрелә һәм шәһәрнең барлык аналарына үзенә күрә бер бүләк булып тора.

− Һәркем өчен “әни” сүзе күпне аңлата. Тугыз ай карынында йөртеп, ул безгә гомер биргән. Әиниебез беренче адымнар ясарга булышып, сөйләшергә өйрәткән, кулыбыздан җитәкләп беренче сыйныфка алып килгән. Зур үскәч тә, без әниләр ярдәменә мохтаҗ. Тормышыбыз буена алар безнең белән янәшә. Беркайчан да, беркемнең дә ана белән балал арасындагы җеп өзелмәсен, − диде Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Таипова һәм барлык алабугалыларны район башлыгы исеменнән бәйрәм белән котлады.

Бу конкурсны безнең шәһәрдә яратып карыйлар. Үткән еллардагыча Мәдәният сараеның зур залында кеше күп җыелды.

Быел бәйгедә биш кызчык катнашты. Жюри әгъзаларына бәя бирү кыенга туры килде, чөнки конкурсант кызлар җыр-биюдә, шигырь сөйләүдә оста. Нәтиҗәдә, 38нче балалар бакчасыннан Алинә Миннәхмәтова җиңүче дип табылды.

Аңа биш яшь, биергә, рәсем ясарга, җырларга һәм концертларга йөрергә ярата. Әнисе Анжеликаның әйтүенә караганда, катнашыргамы-юкмы дип икеләнгән булганнар.

Кызым чыгыш ясарга бик ярата. Бәләкәйдән үк өйдә кунаклар алдында чыгыш ясый иде, беркайчан да кыенсынмады. Өч яшеннән җыр белән шөгыльләнә башладык, бию белән дә шулай; йөри торган башка түгәрәкләре дә күп. Ул сәхнәне нык ярата, − диде ул.

Мисс Дюймовочка-2017 − Алинә Миннәхмәтова (38нче бакча);

Мисс Гармония − Эвелина Рожина  (30нчы бакча);

Мисс УлыбкаӘминә Сәгъдуллина  (32нче бакча);

Мисс Грация − Софья Тунгускова (24нче бакча);

Мисс Обаяние − Ясминә Мамбетова (36нчы бакча).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев