Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Өч балалар бакчасы ишекләрен ачты

Костенеево авылында күптән көтелгән вакыйга булды, ниһаять, балалар бакчасы ачылды.

Хәтерләсәгез, элеккесе үткән гасырда салынган һәм балалар бакчасы өчен яраклаштырылган бинада урнашкан иде. Тикшерү органнары таләпләренә җавап бирмәгәнгә, аның эшен туктаттылар. Хәзер сабыйлар өчен яңа бина корып куйдылар һәм ул коридор аша мәктәп белән тоташкан.

− Барыбызның да мәктәпкәчә яшьтәге балаларыбыз якты, иркен, уңайлы бакчага йөрсен дигән изге хыялыбыз бар иде. Ниһаять, ул тормышка ашты. Бу тантаналы көндә хыялыбызны тормышка ашырырга булышкан һәркемгә рәхмәт. Кадерле әти-әниләр, түземлегегез һәм аңлавыгыз өчен, рәхмәтнең олысы – сезгә. Бүген без яңа балалар бакчасын ачабыз, барысына да уңышлар телим һәм иң мөһиме – балаларыбыз бакчада үзләрен уңайлы һәм рәхәт хис итсеннәр, − диде Алабуга районы Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов.

Бу вакыйга уңаеннан Костенеево җирлеге башлыгы Александр Бузов та җылы котлады.

Балалар бакчасы тупсасын беренче булып аның нәни хуҗалары атлап кердематур киенгән сабыйлар шунда ук үз төркеменә юнәлде, бүлмәдә аларны тәрбияче һәм яңа уенчыклар көтә иде.

Әйтергә кирәк, бакча 20-25 урынга исәпләнгән, ләкин әлегә аларның саны күпкә аз. Аларның төркемендә төрле яшьлекләр, иң кечесенә – 1 яшь тә 7 ай, өлкәненә – 6 яшь. Ривал Зарипов әйтүенчә, тагын бер төркем ачарлык мөмкинлек бар.

Балалар уен белән мавыккан арада, ата-аналар Мәгариф идарәсе башлыгы белән бергәләп, балалар бакчасын карады, сабыйларның нинди шартларда тәрбияләнәчәген тикшерде. Зур актлар залы, заманча ашханә, медицина бүлмәсе – бөтенесе заман таләпләренә җавап бирерлек.

Безнең авылда да балалар бакчасы ачылуга бик шатбыз, минем балам да өйдә утырмаячак. Бина бик ошады, бүлмәләр матур һәм якты, балалар исә яңа уенчыкларга һәм дусларына бик сөенде. Киләсе елга кечкенәбез дә шушы бакчага барыр дип өметләнәбез, − диде Ксения Сабирова.

Бу көн шәһәрдә тагын ике бакчада – 14нче “Йолдызчык” һәм 5нче “Кәрләкәй”дә биредә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм булды. Алар капиталь төзекләндерүдән соң, ишекләрен ачты.

− Бу көнне без барыбыз да түземсезлек белән озак көттек – бакча хезмәткәрләре дә, анда йөрүчеләр дә, балаларның әти-әниләре дә, − ди мәктәпкәчә учреждение мөдире Анна Сапожникова.

Әлеге вакыйганы бәйрәм дими, ни дисең. Җитмәсә, “Йолдызчык” капкасы алдында сабыйларны конфетлар белән, аларның яраткан мультфильм геройлары каршылады, актлар залында зур булмаган концерт та булды. Сәхнә түрендә, билгеле – балалар.

Әйтергә кирәк, бинаны тулысынча төзекләндерүгә республика казнасыннан 22 миллион сум акча күчерелгән иде, тагын ике миллион тәңкә муниципаль  бюджеттан бүлеп бирелде. Балалар бакчасында барлык коммуникация системаларын – салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системаларын, юынтык су каналларын, тәрәзә һәм ишекләрне алыштырдылар, түбәсен яптылар, яңа идәннәр җәйделәр, өлешчә җиһазлар да алыштырылды.

Бу бакчада 19 ел эшлим инде, биредә бик тату коллектив, ә бинага күптәннән ремонт таләп ителә иде. Хәзер ул тыштан да, эчтән дә үзгәрде, шуңа күрә эшкә яңа тойгылар һәм өметләр белән килдек. Бу яңарыш өчен без республикабыз һәм район җитәкчелегенә бик рәхмәтле, − ди тәрбияче Елена Сергеева.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу балалар бакчасында бары 13 тәрбияче эшли, аларның күбесе биредә күптәннән һәм әллә ничә буын тәрбияләп чыгарган инде. Мәсәлән, Гүзәл Чувашованың дүрт баласы да биредә тәрбияләнгән, үз вакытында аның тормыш иптәше дә бирегә йөргән булган. Аларның кече кызларына 2 яшь, 1 ноябрьдә ул беренче тапкыр бакчага килде.

− Мин кызым елар дип уйлаган идем, ул тыныч калды, күз яшьләрсез. Яңарган бакчадан алган кичерешләр якты, бина нык үзгәргән, искесеннән стеналары гына калган, − ди ата-аналар.

“Кәрләкәй” балалар бакчасын төзекләндерү дә бәйрәм булды – киләсе елда аның 60 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.

− Республика бюджетыннан 14,5 миллион сум акча бүлеп бирелде һәм җирле  бюджеттан бирелгән 1,5 миллион сум акча бина фасадын ремонтлауга, ризык әзерләү бүлеген җиһазлауга, бойлерлар урнаштыруга, тыштан яктыртуга тотылды. Биредә түбәне җылыту, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасын, тәрәзә һәм ишекләрне алыштырдылар, беренче катта җылы идәннәр ясалды. Гаять зур эш башкарылды, − ди мәктәпкәчә учреждение мөдире Ирина Горшунова. 

Шул рәвешле, 1 ноябрьдә 5нче балалар бакчасы да үзендә тәрбияләнүче сабыйларны матур төсләр белән каршы алды, моңа алар да, әти-әниләре дә бик куанды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев