Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Очраштыра, күрештерә Сабантуй (+ ФОТО)

11 июньдә халыкның иң көтеп алынган, иң матур, иң күңелле бәйрәме - Сабантуй Алабугада гөрләп узды.

Сабантуй - гасырлардан бирле көнне төнгә ялгап хезмәт куючы, иң кадерле ризык үстерүче фидакарь җаннар тантанасы.

Гадәттәгечә, шәһәрдә бу бәйрәм киң колачлы итеп: милли ишегаллары, бәйгеләр, уеннар, җыр-биюләр белән үткәрелде. Менә инде икенче ел рәттән алабугалылар һәм шәһәребез кунаклары Сабантуйны үткәрергә дип Шишкин мәйданында һәм Яшьләр стадионында җыела.

Сабантуйның дәрәҗәле кунаклары: ТР Дәүләт Советы депутаты Илсур Сафиуллин, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, "КРЁЗ" ҖЧҖ генераль директоры Марсель Зөлфәнов, "Созвездие-Йолдызлык" фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, "Ак барс" холдинг компаниясе" ААҖнең эчке контроль һәм аудит буенча генераль директор урынбасары Александр Тыгин, "Татарстан" телерадиокомпаниясендә милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Лия Заһидуллина, "ТИСБИ" идарә академиясе ректоры Нэлла Прус, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивалиев, резидентлар бар иде.

Иң алдан бәйрәмчә итеп бизәлгән ат арбасына утырган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нотфулла Гомәров, хуҗалык җитәкчеләре, 2012 елның чәчү батырлары мәйдан буйлап йөреп килде.

Соңыннан Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов бәйрәмне ачып җибәрде. Сабантуй, беренче чиратта, илне икмәк белән тәэмин итүче авыл хезмәтчәннәре бәйрәме, диде җитәкче. "Район хуҗалыкларында эшләүче белгечләрнең күмәк хезмәте ярдәмендә чәчү эшләре агротехник срокларда һәм яхшы сыйфат белән тәмамланды", - диде ул. Алабуга районында икътисадны һәм сәнәгатьне күтәрү буенча җитди эш алып барыла. Районның икътисадый үсешендә авыл хуҗалыгы зур роль уйный. Узган елда бер сыердан савып алынган сөт буенча район 29 нчы урыннан 10 нчы урынга күтәрелде. Сыерларның санын арттыру буенча да безнең район республикада өченче урында. Г.Емельянов алабугалыларга һәм шәһәребез кунакларына күтәренке кәеф һәм яхшы, уңай тәэсирләр теләде. "Бәйрәм атмосферасы сезнең янда озакка калып, иртәгәсе көнгә һәм көзен алыначак мул уңышка ышаныч хисен арттырсын иде", - диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән алабугалыларны сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов тәбрикләде.

Бу көнне тантананың төп каһарманнары - авыл хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләренә карата рәхмәт һәм мактау сүзләре күп яңгырады. Фидакарь хезмәтләре белән дан казанган механизатор, сыер савучылар һәм хуҗалык җитәкчеләренә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки шушы кешеләрнең намуслы хезмәтләре ярдәмендә район кырларында сабан бодае, бөртеклеләр, кузаклы һәм азык культуралары 40 мең гектар мәйданда чәчелде. "Яшь көч", "Юраш" һәм "Колос" хуҗалыклары беренчеләрдән булып бөртеклеләрне чәчүне тәмамлаган. Ә "Кыр батыры" исеменә "Яшь көч" хуҗалыгы механизаторы Роберт Ким лаек дип табылды. Ул гади чылбырлы тракторда 491 гектар җирне эшкәртеп чәчкән. Роберт Ким һәм узган ел Сабантуеның көрәш батыры Иван Шарыгинга Сабантуй флагын күтәрү хокукы бирелде.

Милли уеннар - Сабантуйның аерылгысыз бер өлеше. Монда теләге булган һәркем үзен осталыкта, җитезлектә һәм кыюлыкта сынап карый алды. Капчык белән сугышу, колгага менү, чүлмәк вату кебек традицион ярышлардан тыш, биредә болганчык суда балык тотарга, машинада, паровозда йөрергә, аттракционнарда күңел ачарга, минифутбол, волейбол уйнарга мөмкин булды.

Авыл ишегалларында һәркем татар, рус, керәшен, мари халкының көнкүреше белән таныша алды, милли ризыклардан авыз итеп караудан берәү дә баш тартмады. Биредә үк интерактив остаханәләр эшен дә күзәтергә мөмкин иде.

"Сабантуй сылуы" ачык конкурсы районыбызның иң матур, сылу, акыллы, эшкә оста кызларын бер сәхнәдә җыйды. Кызларның барысы да әлеге мактаулы исемгә лаек булса да, жюри арадан иң матурын, ий уңганын сайлап алды. Нәтиҗәдә, 2012 елның "Сабантуй сылуы" титулын Ләйсән Җаббарова яулады.

Сабантуй мәйданының төп матурлыгы, йөзек кашы - татарча көрәш һәм баш батыр. Милли бәйрәмгә килүчеләрнең күбесе батырларның көч сынашуын күзәтергә, күңеленә ошаган баһадир өчен янып-көеп торыр өчен килә.

Сабантуйның төп призы өчен яше-карты көрәште. Финал көрәшендә 80 килограммга кадәр һәм аннан югарырак авырлык категориясендә булган Заман Илбеков һәм Илшат Могыйнов очрашты. Кискен көрәш нәтиҗәсендә Сабантуй батыры исемен 31 яшьлек Илшат Могыйнов яулады. Батырга традицион рәвештә тәкә һәм машина бирелде. Машина ачкычларын Сабантуйның генераль спонсоры - "Алабугадорстрой" ҖЧҖ генераль директоры Рәшит Хәбиров шәхсән үзе тапшырды.

Ат җене кагылмаган татарны табуы кыендыр. Шуңа күрә ипподромдагы хисләр кайнарлыгы көрәш мәйданындагыдан һич тә калышмады. Чабышларның төп призы өчен гади эш атлары да ярыша алды. Барлыгы өч заезд оештырылды. Дистанциянең озынлыгы 1200 метр. Һәр заездның үз җиңүчесе ачыкланды.

Сабантуй мәйданында концерт программасы кичкә кадәр дәвам итте. Бәйрәм кичке дискотека белән тәмамланды.

Фәридә ӘСКАРОВА

Таһир Мәхмүтов, Наилә Баязитова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев