Өлкәннәрне кайгыртабыз
5 июльдә Алабуга шәһәр поликлиникасы бинасында гериатрия кабинеты ачылу тантанасы булды. Анда Алабуга райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова, үзәк район хастәханәсенең баш табибы Айрат Сафин, үзәк район хастәханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Диләрә Морозова катнашты.
65 яшьтән өлкәнрәк алабугалылар өчен гериатрия кабинеты ачылды. Хәзер өлкән буын кешеләре махсус табиб-гериатрда күзәтүдә торып, киңәш алырга мөмкин.
– Алабуга районында 19 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше яши. Аларның 80 проценты – бу кабинетның булачак пациентлары. “Демография” милли проекты кысаларында, без туучылар санын гына түгел, ә гомер озынлыгын да арттырырга тиеш. Бүген иң күп үлүчеләр, нигездә өч авыру буенча күзәтелә: йөрәк-кан тамыры авырулары, онкология һәм төрле җәрәхәтләр. Авыруларның бер өлешен (мәсәлән, йөрәк-кан тамыры авыруларын) гериатрия кабинеты булса, булдырмый калырга мөмкин, − ди Людмила Рыбакова.
Тантанада шулай ук Айрат Сафин да катнашты, ул пациентларны һәм бөтен медицина персоналын бу вакыйга белән котлады.
– Дәүләтнең эшкә яраклы халык турында гына түгел, ә өлкән яшьтәге кешеләр турында да кайгыртуы бик күңелле. Иң мөһиме – өлкән яшьтәге гражданнарыбызның озак яшәве. Кабинетның уңышлы эшләвен һәм анда йөрүче өлкән яшьтәгеләрнең озак һәм бәхетле яшәүләрен телим, − диде ул.
Ачылу тантанасыннан соң мәртәбәле кунаклар бүлмәне карап чыкты, аларга монда пациентларга нинди ярдәм күрсәтеләчәге турында сөйләделәр.
– Мондый кабинет Алабугада гына түгел, республиканың башка шәһәр-районнарында да ачыла. Әлеге кабинетка 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр йөриячәк, аларны терапевт, шулай ук башка белгечләр дә карый алачак. Әйе, моңа кадәр бу вазифа терапевтларга йөкләнгән иде, әмма бу кабинет булу, аларны төп эштән азат итми. Алар барыбер өлкән яшьтәгеләр белән эшләвен дәвам итәчәк. Нинди дә булса сорау килеп туганда, гериатрия бүлегендәге табиб һәм терапевтка фикер алышырга мөмкинлек булачак. Консилиумга башка белгечләр дә чакырыла. Табиб-гериатр һәр кешегә киңәш бирергә, теге яисә бу даруны тиешле күләмдә яза белергә тиеш. Бу белгечлек буенча бездә мондый хезмәткәр бар инде. Ул – Рәсимә Миннегалиева, – дип сөйләде үзәк район хастәханәсенең табиблар комиссиясе рәисе Гөлнара Юнусова.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тиздән Алабугада ун урынга исәпләнгән гериатрия бүлеге дә пәйда булачак.
Әлеге кабинет “Демография” милли һәм “Өлкән буын” федераль проектлары ярдәмендә барлыкка килде.
“Бердәм Россия” фракциясе башлангычы белән Татарстан Республикасының Дәүләт Советында быел республикада милли проектларны тормышка ашыру барышын тикшерү буенча Эшче төркем оештырылган. Алабуга муниципаль районында мондый эшне шулай ук “Бердәм Россия” бүлеге башкара.
“Демография” милли проектын тормышка ашыруда төп юнәлешләрнең берсе – гериатрия бүлмәләре эшчәнлеге һәм эшкә сәләтле яшьтән олырак гражданнарны диспансеризацияләү.
2019-2021 елларда милли проектларны тормышка ашыруга Татарстанда 44,6 миллиард сум тотылачак. “Демография” милли проектының төбәк өлешенә быел өлкән буын өчен 546 миллион сум акча тоту каралган. 2009 елда профилактика тикшерүләрен үтүдә, диспансеризацияләүне дә кертеп, эшкә сәләтле яшьтән олырак гражданнарның 22,5 проценты катнашса, 2024 елга бу күрсәткеч 70 процентка җитәр дип ниятлиләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 10:30Алабугалылар үзләренә кирәкле автобус маршрутын онлайн күзәтеп тора алачакБу аларга автобусны тукталышта басып көтеп торганчы, ул килеп җиткән вакытка гына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.2000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.54500
-
1 март 2021 - 16:00Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр мөселманнар арасында волейбол ярышлары узды Бәйгедә республиканың 5 район командасы катнашты.7900
-
1 март 2021 - 09:00Март аенда һава торышы үзгәрүчән булачак Термометрның терекөмеш баганасы 15 градустан түбәнрәк төшәргә мөмкин.5300
-
1 март 2021 - 11:031 марттан яңа юл билгесе барлыкка килде Россиядә 1 мартта камераларны күрсәтә торган «Фотовидеофиксация» яңа юл билгесе барлыкка килде.5100
-
2 март 2021 - 19:33Татарстанда коронавирустан 5 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 1 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 343 кешегә җиткән.5000
-
1 март 2021 - 12:02Казанның 177нче гимназиясе укучылары Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котладылар «Шатлык» балалар хоры төшергән клипны уку йортының Инстаграммында күрергә була.4600
-
2 март 2021 - 16:45Солы печеньесы Кичке чәйгә тәмле һәм тиз әзерләнә торган тәмлүшкә рецепты.4600
-
1 март 2021 - 12:30Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.4500
-
1 март 2021 - 15:00Алабугада 1400дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан Бүген тагын 100 яңа вакцина дозасы кайтты.4500
-
1 март 2021 - 13:34Татарстанда иртәгә 0 градуска кадәр җылыта Җылыту көндезге сәгатьләрдә сизеләчәк.4300
-
1 март 2021 - 16:00Ркаил Зәйдулла язучы Марат Кәбировның «Киллер» әсәренә бәя бирде Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел, әмма аның нигезендә мәңгелек фәлсәфә ята.4100
-
3 март 2021 - 16:55Алабуга спортчысы көрәш буенча Татарстан Беренчелегендә призер булды Ярыш нәтиҗәләре буенча 40 кг.га кадәр авырлык категориясендә Фазлыйов Данияр бронза медаль яулады.4100
-
1 март 2021 - 14:15Алабуга урамнарына һәм тыкрыкларына исемнәр бирелде Яңа исемнәр белән Гринландия, Студеный ключ һәм Колосовка микрорайоны урамнары аталды.3900
-
3 март 2021 - 20:39Татарстанда коронавирустан 3 хатын-кыз һәм 1 ир-ат үлгән Пандемия башланганнан бирле 3 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 347 кешегә җиткән.3800
-
2 март 2021 - 07:30Татарстанның авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар Бәйгедә авыл мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары катнаша ала.3700
-
2 март 2021 - 13:10Алабуганың яшь теннисчылары мактау пьедесталында Өстәл теннисы буенча «Ак яшен» ачык турниры Мамадышта үтте.3600
-
1 март 2021 - 08:00Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Бушлай кушымтаны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга була.3400
-
3 март 2021 - 13:47Татарстанда ялларга суык һава торышы вәгъдә итәләр Җомгага кадәр җылы булачак.3300
-
2 март 2021 - 09:35Модель Ирина Шейк үзенең ветеран әбисе белән горурлана Ирина кечкенәдән аның белән бик якын була.3200
-
2 март 2021 - 10:34ТР Экология министрлыгы башлыгы татарстанлыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк Эфир 13.30 сәгатьтә башлана.3200
-
2 март 2021 - 14:30«Түбән Кама» милли паркы үзенең юбилеена видеоконкурс игълан итте Анда теләгән һәркем катнаша ала.3200
-
2 март 2021 - 15:30Алабуганың Боз сарае бәйгедә катнашырга чакыра «Единая Россия» спорткомплексы бассейнда 10 шөгыльләнүгә абонемент бүләк итә.3200
-
2 март 2021 - 09:22Алабугада исерек килеш руль артына утырган шоферга карата җәза билгеләнде Ир-ат исерек килеш икенче тапкыр тоткарлана.3000
-
3 март 2021 - 09:39Татарстан музыка мәктәпләре илкүләм проект кысаларында 106 миллион сумлык уен кораллары алган «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Чаллы курчак театры тулысынча төзекләндерелгән.3000
-
2 март 2021 - 08:30Алабугада Май чабу бәйрәменең их яхшы карачкысын сайлаячаклар Май чабу бәйрәме символы матур, позитив һәм кабатланмас булырга тиеш.2900
-
2 март 2021 - 11:302 март — халыкара шырпы көне Кешенең тормышын утсыз күз алдына китерү дә кыен. Ул салкында җылыта, кайнар ризык әзерләргә булыша, яшәгән җиребезне матуррак һәм уңайлырак итә.2800
-
3 март 2021 - 12:55Татарстанда коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы расланган Алабугада яңа авыручылар теркәлмәгән.2700
-
2 март 2021 - 13:18Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» катнашында плей-оффка открыткалар чыгуны анонслады Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.2600
-
2 март 2021 - 16:10Яз көне россиялеләрне кыскартылган өч эш атнасы көтә Беренче кыска эш атнасы инде тиздән килеп җитә.2600
-
3 март 2021 - 09:00Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшысы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза Быел компетенцияләр саны артты. Узган ел алар 15 булса, быел – 26.2600
-
2 март 2021 - 13:21Татарстанда коронавирус йоктырган 32 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган.2400
-
3 март 2021 - 11:00Алабугада эшсезлек дәрәҗәсе 3 процентка кимегән Республика буенча гомумән алганда эшсезлек кимү күзәтелә.2400
-
3 март 2021 - 08:15Алабугалыларны Масленицаны билгеләп үтәргә чакыралар Халык күңел ачулары Ленин мәйданында узачак.2200
-
3 март 2021 - 15:16Шәһәр прокуратурасы Алабуга предприятиеләрендә хезмәт шартларының куркынычсызлыгын тикшерде Бу хакта ТР Прокуратурасы сайтында да хәбәр ителә.2200
-
3 март 2021 - 10:30Алабугалылар үзләренә кирәкле автобус маршрутын онлайн күзәтеп тора алачак Бу аларга автобусны тукталышта басып көтеп торганчы, ул килеп җиткән вакытка гына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.2000
-
3 март 2021 - 16:30Алабугада озак вакытлы карау системасы турында сөйләштеләр Алабуга районы озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектында икенче ел катнаша.2000
-
3 март 2021 - 15:45Бүген Казанда Язучылар берлеге съезды узды Татарстанда соңгы дүрт елда 46 язучы вафат булган.1600
-
3 март 2021 - 16:00«Түбән Кама» милли паркының табигать музее бәйге игълан итә. Конкурс Бөтендөнья кыргый табигать көне уңаеннан оештырыла.1400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика