Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

“Осенины” әдәби фестивале үтте

22 октябрьдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең конференцияләр залында Россия Язучылар берлеге Татарстан бүлегенең 20 еллыгына һәм “Аргамак. Татарстан” журналының 10 еллыгына багышланган “Осенины” Бөтенроссия әдәби фестивален ачу тантанасы булды.

Фестивальдә кырыктан артык күренекле язучы, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәчеләр, федераль һәм төбәк әдәби журнал вәкилләре катнашты.

Кунакларны Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры урынбасары Александр Деготьков, “Аргамак”ның баш мөхәррире, Рус язучылары берлегенең төбәк бүлекчәсе вәкиле Николай Алешков, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының гамәли тикшеренүләр һәм проектлар бүлеге мөдире Рөстәм Гайнетдинов, Алабуга муниципаль райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Галина Калашникова, “Болдино” музей-ядкарьлеге директоры Нина Жиркова, Россия Язучылар берлеге идарәсенең беренче секретаре Светлана Василенко сәламләде.

– Без шундый танылган язучылар тирәсендә булуыбыз белән горурланабыз. Әлеге кешеләр исем өчен генә түгел, тарихи хәтерне саклау өчен иҗат белән шөгыльләнә, йөрәк кушуы буенча иҗат итүгә алар озын һәм бай тормышларын багышлаган, – дип билгеләп үтте Александр Деготьков ачылу тантанасында.

Галина Калашникова барлык катнашучыларны сәламләп, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, уңышлар теләде:

– Сезне Алабуга җирендә сәламләвебезгә шат. Әдәбият – ул үзенчәлекле сәнгать, анда язучы, шагыйрь бөтен күңелен бирә һәм ул мәңгелек. Без мәгълүмати технологияләр гасырында яшибез, мәгълүмат тиз арада килә дә китә, ягъни нәкъ менә әдәби әсәрләр генә теләсә кайсы вакытка яраклаша. Алар ничә яшьтә булуыбызга, тәҗрибәгә карап үзләштерелә. Яшебезгә  карамастан, үзләштерү бердәй булырга мөмкин, шуңа күрә алар – мәңгелек. Сезнең ярдәм белән, мондый фестивальләр,берләшмәләр аркасында, ул тагын да югары дәрәҗәдә, кирәкле була бара.

Светлана Владимир кызы шәһәребезнең рухи, мәдәни һәм әдәби шәһәр булуын, әлеге фестивальнең юкка гына монда үткәрелмәвен билгеләп үтте. “Аргамак” – язучылар өчен сөйләшү мәйданчыгы булдыра торган журнал. Ул югары профессиональ, чөнки биредә экспериментлар, аның нинди дә булса стильле яңалыклары булган заманча әдәбияты юк, әмма биредә классик әдәбиятның тамырлары бар, дип билгеләп үтте ул.

Ачылу тантанасы кысаларында, иҗат өлкәсендә үзен күрсәтүчеләргә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Россия Язучылар берлегенең Мактау грамоталары, “Татмедиа” җәмгыятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, тантанада катнашучыларга сүз бирелде.

22 октябрьдә алар шәһәр буйлап экскурсиядә булдылар, музей-күргәзмә объектларын карадылар, ә 23е көнне Марина Цветаева каберенә һәм бюстына чәчәкләр салуда, түгәрәк өстәлдә һәм ачык лекциядә катнаштылар. Фестиваль шул ук көнне Яр Чаллы шәһәрендә ябылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев