Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Осталардан өйрәнеп кал

Алабугада 2нче августтан 4 августка кадәр XII Бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм Кыңгырау чыңы фестивале булып узды.

Алабуга инде ничә ел рәттән күпме иҗат кешесен, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге осталарын җыя. Быел да Алабуганың тарихи үзәгендә оештырылган ярминкәдә илнең төрле почмакларыннан җыелган осталар катнашты. Аларның кул эшләрен карарга көн саен меңләгән кеше килде.

Башка еллардан аермалы буларак, быел кунаклар Шишкин буаларына төшмичә үк, ярминкә мохитенә чумды – Гассар урамында “Алабуга шәһәренең Осталар ишегалды” эшләде. Биредә якынча 56 оста үз эшләнмәләрен тәкъдим итте, мастер-класслар бирде. Узган еллардагы кебек үк, ярминкә үзе “Мәйдан” күңел ачу үзәгендә урнашты. Монда исә 500гә якын үз эшенең осталары катнашты.

Ярминкә башланыр алдыннан, район башлыгы Геннадий Емельянов белән җитәкчеләр, килгән кунаклар “Алабуга шәһәренең Осталар ишегалды”ның башлангычы булып торган Заманча этно-сәнгать музеенда урнаштырылган күргәзмәдә булдылар.

Алабуга музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко музейда урнашкан зәркән эшләнмәләре буенча декоратив-гамәли сәнгать осталары, милли кием тегүчеләр, келәм тукучылар белән таныштырды.

Аннары Дербент музей-ядкарьлегенең директор урынбасары Зөләйха Сабир кызы Наметова Дербент шәһәре сурәтләнгән картинаны күрсәтеп, аның тарихы турында сөйләде:

– Дербент – ачык һавадагы музей ул, чөнки шәһәр территориясендә 449 архитектура һәйкәле урнашкан, аларның 298е – федераль, калганнары төбәк  әһәмиятендә. Ә өч объект ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән.

Биредә Казан Кремле рәсеме төшерелгән келәм дә бар иде, шунысы кызык: ул ел ярым дәвамында тукылган. Аны ясау өчен, индиго зәңгәрдән кала, табигый төсләр генә кулланылган. Табигый буягычлар үсемлек һәм бөҗәкләрдән  алынган. Болардан тыш, зәркән эшләнмәләр, төрле келәмнәр, милли киемнәр тәкъдим ителде.

Ярминкә 2 августта “Ярминкә әкияте” дип исемләнгән театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Аны Алабуга мәдәният һәм сәнгать студентлары күрсәтте.

Чараны ачу тантанасында Алабуга район башлыгы Геннадий Емельянов,  Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Әбделганиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.

– 12 ел элек шәһәребездә бүген бөтен Россиягә танылган, Алабуганың визит карточкасына әверелгән халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен сату күргәзмәләре торгызылды. Әлеге бәйрәмнең озын гомерле булуына, беренче чиратта, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм итте. Үткәннәрнең рухи чыганакларын хөрмәт итү, борынгы гореф-гадәтләргә сак караш, бөек тарихка тартылу – безнең төп кыйммәтләребез. Монда ата-бабаларыбызның традицияләрен үзенчәлекле таланты белән дәвам итүче халык һөнәрчелеге осталары зур роль уйный, – дип бәйрәмне ачты Геннадий Емельянов.

– Кадерле алабугалылар һәм искиткеч, матур, сокландыргыч Алабуга районы кунаклары. Кабат август, кабат Спас ярминкәсе, кабат Кыңгырау чыңы фестивале. Бу чараны алабугалылар гына түгел, Татарстан Республикасында яшәүче, үз дәрәҗәсен, сәнгатен, мәдәниятен бәяләгән һәркем көтә, – дип мөрәҗәгать итте Татьяна Ларионова.

Бәйрәм сәхнәсеннән Минтимер Шәймиевның сәламләү хаты яңгырады:

“Кадерле Спас ярминкәсе һәм Бөтенроссия Кыңгырау чыңы фестивалендә катнашучылар һәм кунаклар. Сезне чын күңелдән күп гасырлы тарих һәм мәдәнияткә, Татарстан һәм Россия Федерациясе халкының бай иҗатына катнашуын тоючы барлык кешеләрне бәйрәм белән тәбрик итәм. Алабугада Спас ярминкәсе ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы һәм ярдәме белән актив рәвештә тормышка ашырыла торган күп санлы, масштаблы фестивальләр, концертлар, ярышлар арасында аерым урын алып тора. Бу ярминкә һәм Кыңгырау чыңы фестивале ТР халкын, меңләгән кунакны һәм илебезнең башка төбәкләреннән килгән кешеләрне мәдәни агарту һәм рухи кыйммәтләр белән баету шәһәр җитәкчелегенең һәм музей-ядкарьлегенең актив эшеннән гыйбарәт. Декоратив-гамәли сәнгать осталарын чын күңелдән сәламлим, алар һәр әйбердә ана сөте белән сеңдерелгән милли гореф-гадәтләрне оста итеп үстерә һәм гамәлгә ашыра. Күпләр өчен Спас ярминкәсе иң яхшы мәдәни эш тәҗрибәсе белән алмашу урынына әверелде. Ул бик күңелле узар, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге өлкәсендә иҗади ачышлар аз булмас дип ышанам. Барыгызга да чын күңелдән уңышлар, истәлекле очрашулар, нәтиҗәле эш, яхшы ял һәм Кама буе – Алабуга шәһәреннән онытылмаслык тәэсирләр телим”.

– Спас ярминкәсен үткәрү йоласы фольклор фестиваль генә түгел, ул – матур гореф-гадәт, безнең эшмәкәрләр, осталар, үз хезмәтен, товарларын тәкъдим итүчеләр өчен дәрес тә, – дип билгеләп үтте Фәрит Әбделганиев, шулай ук осталарга уңышлар, кунакларга яхшы кәеф теләде.

Аннары гадәт буенча Спас ярминкәсенең башланганын белдереп, кунаклар төп сәхнә янында чаң какты.

Төп сәхнәдә иҗат, фольклор коллективлары һәм башкаручылар катнашында концерт программалары узды. Елдагыча, ярминкәдә нәрсә аласың килә, шуны алырга мөмкин булды. Биредә агачтан, күннән, йоннан, балчыктан, тимердән ясалган традицион һөнәрчелек үрнәкләреннән тыш, заманча популяр кул эшләре дә тәкъдим ителгән иде. Полимер балчык эшләнмәләре, киездән, атлас тасмалардан, күннән яки тукымалардан ясалган бизәнү-ясану әйберләре, кулдан ясалган открыткалар, бәйләнгән, тегелгән сумкалар, сабыннан ясалган чәчәкләр, бәйләнгән курчаклар – гомумән, аларның барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Шулай ук кәрзиннәр, бакча гөлләре, челтәрләр, көнкүреш кирәк-ярагы, савыт-саба, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшкәртү сәнәгате продукциясен һәм башкаларны табарга була иде. Шунысы да мөһим: теләгән һәр кешегә осталык дәресләрендә катнашып, үзенә ошаган әйберне ясап карау мөмкинлеге бирелде. Осталар үз һөнәренең серләрен ачып бирергә каршы түгел, алар  бөтен нечкәлекләрен аңлатып, теге яисә бу әйберне ясарга булышты. Шул рәвешле, кунаклар сувенирлар бизәргә, табигый чималдан әйберләр ясарга, туку станогында эшләргә өйрәнде.

Әгәр кайберәүләр халык кәсепчелеге тарафыннан тәкъдим ителгән төрле эшләнмәләр белән танышып йөрсә, икенчеләр күңел ачу чараларында катнашты, концерт белән хозурланды. Кыңгырау чыңы, “Спас туташы”, “ВДОХновение” автор җыры фестивальләре дә гөрләп узды. Өч көн  дәвамында балалар өчен спорт һәм уен мәйданчыклары эшләде.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, ярминкәдә XVI, XIX чорлардан яшәп килгән һөнәрләр, эшләнмәләр белән танышырга мөмкин:

– Бу, беренче чиратта, гасырлар, буыннар бәйләнеше. Һәм шунысы куандыра: бу ярминкә төрле яшьтәге кешеләрне үзенә җыя, хәтта балалар да бик күп. Кешеләргә ошый, алар зур кызыксыну белән карап йөриләр.

Спас ярминкәсе күпләр өчен чын бәйрәм булды. Мәгълүматларга караганда, быел чарага 195 мең кеше килгән. “XII Бөтенроссия Спас ярминкәсе уңышлы булды дип ышанып әйтә алам”, – дип ассызыклады Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко ябылу тантанасында.

Мөхтәрәм кунаклар арасында район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев бар иде.

– Ярминкәдә илебезнең шәһәр һәм районнарыннан гына түгел, Литва, Беларусь, Казахстаннан да 500дән артык оста катнашты. Әлбәттә, саубуллашу ямансу, әмма барысы да кайчан да булса тәмамлана, һәм без һәрберегезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Эшләнмәләрегез яңа хуҗаларына озак еллар җылылык һәм шатлык китерер дип ышанам, – диде Зөлфия Сөнгатуллина һәм XII Спас ярминкәсен ябык дип игълан итте.

Традиция буенча, ярминкәне ябу тантанасында декоратив-гамәли сәнгать осталары дипломнар белән бүләкләнде. Шулай итеп, “Халык традицияләрен саклау, Дизайнер алымы, “Материалны заманча эшкәртүноминацияләрендә бүләкләр тапшырылды. Бу көнне шулай ук иҗат коллективлары һәм оештыручыларга да рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев