Алабуга нуры

Пионер паркы нур чәчеп торачак

Көз көзлеген итеп, агач яфракларын җиргә түши башлады. Алабугалылар, үткән яллардагыча, тагын шимбә өмәсенә чыкты. Шундый өмәләрнең берсе Пионер паркында үтте, аны шәһәр-район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Валерий Чершинцев ачып җибәрде.

- Әйтегез әле, зинһар, Пионер паркы кайда ул?

Үземнән алда тырма тотып барган кызның 4 нче гимназия янында басып торган укучыларга биргән соравына алар болай дип җавап бирде:

- Музыка ишетелгән якка таба барыгыз.

Алдамыйм, дүрт ел монда яшәү дәверендә мин тәртипсез рәвештә үскән агач-куак басып бетергән, дөресрәге, шомлы урынга әйләнгән әлеге территориядә булганым юк иде диярлек. Шуңадыр ахры, аның кайдалыгын мин дә авыр чамаладым.

Кайчандыр алабугалылар яратып ял итә торган урыннарның әнә шундый ташландык хәлгә төшүе күпләрнең эчен пошырса да, моңарчы аңа тотынучы булмады. Хакимияткә Геннадий Емельянов килү белән, халык әманәтенә колак салып, аларның элеккеге матурлыгын кире кайтарырга булдылар. Быел Александр паркында яңадан тынлы оркестр уйнавы ишетелә, "Чебурашка" балалар мәйданчыгында фонтан корылды, Комсомол паркында төзелеш эшләре башланды. Менә, ниһаять, Пионер паркына да чират җитте.

Валерий Чершинцев, истәлекле өмәгә килүчеләргә мөрәҗәгать итеп, элек әби-бабаларының, әти-әниләренең әлеге сукмаклар буйлап рәхәтләнеп йөрүе, ял итүе хакында исләренә төшерде. Кызганычка каршы, хәзер монда паркның исеменә туры килә торган күпсанлы һәйкәлләр дә, эскәмияләр дә калмаган. Паркны яңадан торгызу - катлаулы, әмма без булдыра ала торган игелекле эш.

Бу көнне Пионер паркында коелган яфракларны җыю, корыган агачларны кисүдә 300ләп укытучы һәм аларның шәкертләре, өстәмә белем бирү педагоглары катнашты. Кайберләре "Бердәм Россия"нең зәңгәр курткаларыннан иде. Бу аларның партия алып барган игелекле башлангычларны хуплавын күрсәтә. Өлкәннәр тырышып эшләгәндә, әниләренә ияреп килгән кечкенә сабыйлар да тик тормады, аларның иң кечкенәсенә нибары биш яшь иде.

- Без шимбә өмәсенә Пионер паркын чистартып, аны күрекле итик, шәһәргә килгән кунаклар һәм каладашларыбыз балалары белән иркенләп йөри алсын дип чыктык-, диде киселгән агачларны машинага төяүче 2 нче гимназия директоры Аяз Галиев. - Көн әйбәт, музыка уйный, саф һавада физик эш башкару үзе җанга рәхәт: файдалы да, күңелле дә.

-Пионер паркында өмә үткәрү инициаторы кем?- без әнә шундый сорау белән мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зариповка мөрәҗәгать иттек.

- Әлеге фикерне Валерий Чершинцев җитәкчелегендә шәһәр хакимияте күтәреп чыкты, диде Ривал Исмәгыйлович бер генә мизгелгә эшеннән туктап. - Без, бик теләп, башлангычны күтәреп алдык, мәктәп директорларын, балалар бакчалары, өстәмә белем учреждениеләре җитәкчеләрен чакырдык. Барысы да акциядә катнашырга теләк белдерде. Болар бит барысы да үзебез өчен һәм без эшкә кушылган һәркемгә рәхмәтле. Чыннан да, Алабуга җирлегендә шәһәрен яратучы чын патриотлар яши, алар моны сүздә генә түгел, эшләре белән раслады.

Бу эшләрне ахырына җиткерү өчен башкарма комитет һәм мәгариф идарәсе махсус техника билгеләгән. Кайбер укытучылар үзләре белән мотопычкылар да алып килгән иде. Эш күләмле булгач, бер көндә генә ерып чыга алмабыз, көн матур торса, тагын бер тапкыр чыгарга туры килер дип исәпләгән идек, диде Ривал Исмәгыйлович. Уйлавымча, Пионер паркы, кыйммәтле таш кебек, тирә-юньгә өр-яңадан нур чәчеп торырга тиеш.

Налия Касыймова

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: