Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Полицейский Дядя Степа» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр

Конкурста мәктәп укучылары, Алабуга мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегендә «Полицейский Дядя Степа» Бөтенроссия конкурсының сайлап алу этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар — мәктәп укучылары, Алабуга мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Конкурсның район этабы нәтиҗәләре буенча беренче урынны Мурат Гәрәев (9 яшь) һәм Злата Шамилова (12 яшь) яулады. Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Юрий Пономарев җиңүчеләрне котлады, грамоталар, бүләкләр тапшырды, яңа иҗади уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев