Һәр гаиләдән – ике йолдыз

Октябрь аенда шәһәрдә "Ике йолдыз" парлап җырлау бәйгесен оештыру да гадәткә кереп китте. Кичә "Башак" клубында аның муниципаль туры булды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә узган сайлап алу конкурсында җиңүчеләр сәхнә йолдызлары булырга ныклап әзерләнгән. Әти-әнисе яисә туганы белән чыгыш ясаучыларның осталыгы биш номинация буенча бәяләнде: халык җырлары, автор җыры, җыр традицияләрен саклау, туган телдәге жырлар.
3 яшьтән 5 яшькә кадәрге балалар арасында халык җырларын башкаруда удмурт телендәге җыр белән 31нче бакча вәкилләре 1 дәрәҗә дипломга лаек булды. 2, 3 дәрәҗәгә 5нче һәм 20нче бакча иреште.
"Туган тел" номинациясендә 25нче һәм 17нче бакча балаларына тиңнәр табылмады. Автор җыры белән чыгыш ясауда 30нчы бакча җиңде, 2 урында - 5нче балалар бакчасы. Эстрада вокалы юнәлешен сайлаган "Россия" дуэты (1нче бакча) 1 дәрәҗәле, 32нче бакча 2 дәрәҗәле, Бехтерево авылы балалар бакчасы вәкилләре 3нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.
Традицион җыр башкарып җиңү яулаган 4 яшьлек Алина Миннәхмәтова әнисе Анжела белән ("Палитра" дуэты) "Картина маслом" җырын башкарган иде.
- Мин җырларга яратам. Барлык бәйрәмнәрдә дә җырлыйм, - ди ул. Шул ук балалар бакчасына йөргән Виктория Воронко быел бәйгегә җырны озак өйрәнүен әйтте.
- Әмма миңа чыгыш ясау бик тә ошый, - ди Вика.
Ул әнисе белән бу конкурста өч ел рәттән катнаша, аларның дуэты былтыр җиңү яулаган булган. Шушы ук номинациядә Танайка авылы балалар бакчасы вәкилләре 2 дәрәҗә диплом алды, алар чисталык турында җыр башкарды. 3 дәрәҗә диплом 25 нче бакча дуэтына бирелде.
Конкурсның икенче өлешендә 5-7 яшьлек балалар катнашты. Кече яшьтәгеләрнең самимилеге сокландырса, бу төркем тырышлыклары белән ихтирам уятты. Шунысын әйтергә кирәк, быел балалар белән чыгыш ясаучы әтиләр күбрәк булды. Алар гармунда да уйнады, барабан да какты, җырлап биеде дә.
Көлкеле мизгелләр дә булды. Традицион җырлар башлангач, беренчесен "Антошка" дип игълан иттеләр. Аннан соң да бер дуэт шушы ук җырны сайлаган булып чыкты. Залдагылар, елмаешып, алдагысы да шул булыр микән, диеште. "Антошка"лар күп булса да, һәрберсе җырны үзенчә тәкъдим итеп, балалар матур чыгыш ясады.
"Автор җыры" номинациясе буенча 25нче балалар бакчасы дуэтына югары бәя бирелде. Алты яшьлек Юлия Котельникова әнисе Регина белән Алабуга турында җыр башкарды. Аны балалар бакчасының музыка тәрбиячесе Елена Семенова язган. 2 урында 16нчы бакча, 3 урында 35нче бакча вәкилләре.
"Туган тел" номинациясендә 1 дәрәҗә диплом 29 нчы балалар бакчасы дуэтына, 2 урын 34нче бакча һәм 3 урын 28нче бакча вәкилләренә булды. 28нче бакчаның Әниле-уллы "Йолдызлар" дуэты "Кәләпүшем" җырын башкарды. Инсаф Миңнеәхмәтовның шигырь конкурсларында катнашканы булса да, сәхнәгә чыгып җырлавы беренче тапкыр. Ике телдә дә матур итеп чыгышлар ясарга өйрәтүче музыка тәрбиячесе Зилә Баһавиевага ул бик рәхмәтле.
Җыр традицияләрен саклаучылардан 26нчы бакча дуэты аерылып торды. Совет халкының яраткан мультфильмы "Эләгерсең әле!" ("Ну, погоди!") геройлары булып киенгән Лиза һәм аның әтисе Евгений Маматов, конкурста беренче тапкыр булсалар да, 1дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. 30нчы һәм 32нче бакча вәкилләре 2 һәм 3 дәрәҗәдәге диплом алды.
Эстрада җырларын башкаруда иң осталар 34нче бакча балалары булды, 18нче һәм 39нчы бакча дуэтлары 2 һәм 3 дәрәҗәле диплом алуга иреште. Тамашачылар мәхәббәтен 12нче балалар бакчасы дуэты яулады.
Шәһәр балалар бакчалары арасында 5, 25, 32, 34нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр актив катнашты. Һәр яшь төркемендә чыгыш ясап, алар төрле номинацияләрдә җиңде. Район балалар бакчаларыннан Танайка һәм Бехтерево балаларын билгеләп үтми булмый. Танайкалылар ике номинациядә 2 дәрәҗә диплом иялләре булды.
"Ике йолдыз" муниципаль конкурсының сайлау туры җырга-моңга гашыйк, сәләтле балаларыбызның күплеген күрсәтте. Сәхнәгә чыккан һәр бала өчен дулкынланып, алар белән эшләүче музыка тәрбиячеләре ут йотып торды. Аларның зур зал тулы тамашачы һәм таләпчән жюри каршында чыгыш ясавы - үзе үк тәвәккәллек һәм җиңү билгесе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 18:35Татарстанда узган тәүлектә короновирустан дүрт үлем очрагы теркәлгән Пандемия башланганнан бирле 19 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 229 кешегә җиткән.4600
-
19 гыйнвар 2021 - 18:00Татарстанлылар ана капиталын авыл ипотекасын түләү өчен куллана ала Авыл ипотекасы буенча кредитның максималь суммасы 3 миллион сум тәшкил итә.2800
-
19 гыйнвар 2021 - 15:332020 елда Татарстан алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча лидерлар исәбенә керде Узган елда 400гә якын өлешченең хокукы торгызылган.2900
-
19 гыйнвар 2021 - 14:58Татарстан Президенты «Китап» радиосы эшли башлавы турында сөйләде Радиостанция 98,6 FM дулкынында эшли.2700
-
19 гыйнвар 2021 - 13:51Татарстанның Дәүләт торак фонды соципотекадагы яңалыклар турында сөйләде Үзгәрешләр социаль ипотека программасында катнашучыларга зур мөмкинлекләр тәкъдим итә.3300
-
19 гыйнвар 2021 - 13:18Капремонт, ФАПлар һәм юллар: Татарстанда 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясадылар Барлык чараларны гамәлгә ашыру өчен 30,7 млрд сум акча тотылган.2800
-
19 гыйнвар 2021 - 13:15Социаль челтәрләрдә Татарстанда яңа телеканал ачылу турында хәбәр таралды Татарстанлылар бу яңалыкны күп санлы комментарийлар һәм лайклар куеп каршы алды.2800
-
19 гыйнвар 2021 - 11:55Татарстанда 90 кеше соңгы тәүлектә короновирус йоктырган Алабугада кичә COVID-белән яңа авыручылар теркәлмәгән.4500
-
3 декабрь 2020 - 10:57«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылырга җитешегез
-
9 ноябрь 2020 - 19:41Сездә салкын тию, ОРВИ яки COVID-19 симптомнары бармы? Аларны бер-берсеннән ничек аерырга?
-
19 гыйнвар 2021 - 11:58Алабуга районының авыл җирлекләре акчалата бүләк алдыАлабугада авыл җирлекләре арасында үткән «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» бәйгесенә йомгак ясалды.6300
-
17 гыйнвар 2021 - 09:00Алабуга педагоглары квалификацияләрен күтәрә КФУның Алабуга институты педагогларның квалификациясен күтәрү максатыннан районның мәгариф идарәсе белән хезмәттәшлек итә башлады.15800
-
17 гыйнвар 2021 - 17:58Татарстанда 3 кеше коронавирус корбаны булган Пандемия башланганнан бирле 17 гыйнварга COVID-19дан 225 үлем очрагы теркәлгән.14100
-
18 гыйнвар 2021 - 11:09Татарстанда короновирус йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган Алабугада 1 кеше COVID-19 йоктырган.12400
-
17 гыйнвар 2021 - 11:29Татарстанда тагын 97 кеше короновирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.12300
-
17 гыйнвар 2021 - 10:00Алабугада «Озак вакытлы карау системасы» проекты буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды Әлеге проект Алабуга районында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узган ел башында оештырылган иде.11400
-
17 гыйнвар 2021 - 10:432021 елда Татарстанда 2,6 миллион квадрат метрдан артык торак төзергә планлаштыралар Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.11100
-
18 гыйнвар 2021 - 16:30Банан һәм дарчин тыныч йокларга булыша Авыр эш көненнән соң еш кына йоклап китеп булмый. Башта мең төрле уй, борчу... Иренмичә шушы чәйне ясап эчсәгез, төне буе уянмыйча тыныч йокларсыз.10700
-
17 гыйнвар 2021 - 13:002021 елда төп үзгәрешләр: эш, пенсия, ана капиталы Яңа елда россиялеләрне, шул исәптән алабугалыларны законнарда бик күп үзгәрешләр көтә: физик затлар кеременә салымны яңадан исәпләү, читтән торып эшләүне җайга салу һәм башкалар.9900
-
18 гыйнвар 2021 - 06:30Павлова: Махсус Олимпиаданы Казанда үткәрү республиканың инклюзив спортка керткән өлешен күрсәтә 2021 елгы Гайдар форумы дискуссияләре мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Бөтендөнья кышкы уеннар темасына багышланды.8400
-
18 гыйнвар 2021 - 09:46Инфекционист бәкегә чуму вакытында короновирус йоктыру куркынычы турында сөйләде Салкын суга чумган вакытта барлыкка килгән адреналин иммунитетны көчәйтә.7400
-
18 гыйнвар 2021 - 14:15Алабугалыларны короновирустан прививка ясатырга чакыралар COVID-19га каршы вакцинаны ясату өчен поликлиниканың прививкалар кабинетына 4-41-28 телефоны буенча шалтыратып язылырга була.7300
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Бүген Татарстанда короновирустан массакүләм вакцинация башланды Прививка ясатуга республикада яшәүче һәркем языла ала.7200
-
18 гыйнвар 2021 - 13:402020 елда Казанда короновирус аркасында аерылышулар саны кимегән 2020 елда аерылышу турында 4 мең акт төзелгән, бу — 2019 ел белән чагыштырганда 18 процентка азрак.6700
-
18 гыйнвар 2021 - 11:48Әлмәттә пычрак кар өеменә анализ ясалачак Пычратучы матдәләр ачыкланган очракта, гаепле кеше 300 мең сумга кадәр штраф түләячәк.6400
-
19 гыйнвар 2021 - 11:58Алабуга районының авыл җирлекләре акчалата бүләк алды Алабугада авыл җирлекләре арасында үткән «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» бәйгесенә йомгак ясалды.6300
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25Короновируска антитәнчекләр бары тик икенче «Спутник V» прививкасыннан соң гына барлыкка килә Беренче инъекциядән соң короновируска каршы иммунитет җитәрлек дәрәҗәдә барлыкка килми.6100
-
18 гыйнвар 2021 - 14:48Татарстанда короновируска каршы прививка ясатканнар өчен паспорт кертергә җыенмыйлар Прививка инфекция йоктырудан сакламый, бары тик Covid-19ның җиңел барышын гына гарантияли.5700
-
19 гыйнвар 2021 - 18:35Татарстанда узган тәүлектә короновирустан дүрт үлем очрагы теркәлгән Пандемия башланганнан бирле 19 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 229 кешегә җиткән.4600
-
17 гыйнвар 2021 - 16:002021 елга Кытай йолдызнамәсе Юлбарысларга астрологлар уңыш фаразлый, ә куяннарның хата ясаулары ихтимал. Аждаһалар чит илгә күченеп китәргә мөмкин.4500
-
19 гыйнвар 2021 - 11:55Татарстанда 90 кеше соңгы тәүлектә короновирус йоктырган Алабугада кичә COVID-белән яңа авыручылар теркәлмәгән.4500
-
19 гыйнвар 2021 - 08:20Татарстанда 2,5 мең социаль әһәмияткә ия объектны югары тизлекле интернетка тоташтырачаклар Учреждениеләрне интернетка тоташтыру «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Мәгълүмати инфраструктура» төбәк программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.4100
-
19 гыйнвар 2021 - 08:59Груничев транспортта йөрү өчен түләүне кисәк арттырмау юлларын тәкъдим итте ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Казан перевозчиклары үтенече буенча аңлатма бирде.3800
-
19 гыйнвар 2021 - 09:48Татарстанда Минтимер Шәймиевкә багышланган күргәзмә ачылачак Күргәзмәне ТР Президенты Аппараты һәм «Яңарыш» Республика Фонды оештыра.3400
-
19 гыйнвар 2021 - 11:28Борис Менделевич короновируска каршы прививка ясату тәҗрибәсе белән уртаклашты Танылган сәясәтче, медицина фәннәре докторы, врач-психиатр Борис Менделевич короновируска каршы прививка ясаткан.3300
-
19 гыйнвар 2021 - 13:51Татарстанның Дәүләт торак фонды соципотекадагы яңалыклар турында сөйләде Үзгәрешләр социаль ипотека программасында катнашучыларга зур мөмкинлекләр тәкъдим итә.3300
-
19 гыйнвар 2021 - 15:332020 елда Татарстан алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча лидерлар исәбенә керде Узган елда 400гә якын өлешченең хокукы торгызылган.2900
-
19 гыйнвар 2021 - 13:15Социаль челтәрләрдә Татарстанда яңа телеканал ачылу турында хәбәр таралды Татарстанлылар бу яңалыкны күп санлы комментарийлар һәм лайклар куеп каршы алды.2800
-
19 гыйнвар 2021 - 13:18Капремонт, ФАПлар һәм юллар: Татарстанда 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясадылар Барлык чараларны гамәлгә ашыру өчен 30,7 млрд сум акча тотылган.2800
-
19 гыйнвар 2021 - 18:00Татарстанлылар ана капиталын авыл ипотекасын түләү өчен куллана ала Авыл ипотекасы буенча кредитның максималь суммасы 3 миллион сум тәшкил итә.2800
-
19 гыйнвар 2021 - 14:58Татарстан Президенты «Китап» радиосы эшли башлавы турында сөйләде Радиостанция 98,6 FM дулкынында эшли.2700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Окружное шоссе, д. 15
Телефон редакции: (85557) 3-81-11, 3-25-45
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика